Театр моңарчы хәзерге кебек җитди үзгәрешләр кичермәгән. Дөнья үзгәргән саен театр да үзгәрә. Без шәһәр, театр җәмгыяте һәм театр үсеше өчен партиципатор театр (катнашу театры) яссылыгына чыгуны һәм шәһәр кешеләрен автордаш булырга чакыруны бик мөһим дип саныйбыз.
Шәһәрчеләр театры – профессионал булмаган актерлар белән профессиональ театр. Моңарчы тамашачы гына булган (яки хәтта театрга бөтенләй йөрмәгән) шәһәр кешеләренә спектакльнең актив иҗатчылары булырга мөмкинлек бирелә.
«шәһәрчеләр театры» проектлары
Чын татар
Команда тамашачыларны "чын татар булу нәрсәне аңлата?" соравын бергәләп тикшерергә чакыра.
Күренмәүчеләр
«Кырык яшьтән узган» хатын-кыз җәмгыяте катнашында проект. Алар җәмгыятьтә төп рольне уйныйлар, тик чынлыкта без алар турында ни беләбез?
«шәһәрчеләр театрын» ничек итеп чынга ашырабыз
25 төрле һөнәрле катнашучы
«Шәһәрчеләр театры» онлайн лабораториясе
Катнашыр өчен гаризаны теләгән һәркем җибәрә ала иде.
Атна дәвамында Татарстан һәм Рәсәй (хәтта Казакъстан) катнашучылары кураторлар Наташа Боренко һәм Ада Мухина белән бергә спектакльләр өчен идеяләр уйлап таптылар.
«Шәһәрчеләр театры» ачык программасы
Моннан тыш, без ачык онлайн лекцияләр сериясен үткәрдек, анда "Шәһәрчеләр театры" форматы, үзебезнең һәм чит ил тәҗрибәсе турында сөйләдек һәм аның турында кәттә кунаклар белән әңгәмә кордык.

Лекцияләрне карау →
35 искиткеч идея

Идеяләрне OPEN CALL аша үткәрү
Катнашу театры форматында спектакль кую өчен ачык гаризалар кабул итү турында игълан иттек һәм 35 искиткеч идея алдык. Елена Ковалская безгә икесен сайлап алырга булышты. Җиңүче идеяләрне үзебезнең мәйданчыгыбызда чынга ашырабыз, финанслар белән ярдәм итәбез.
Проектларны чынга ашыру
«Шәһәрчеләр театры» спектакльләре
Хәзер проектларны чынга ашыруга әзерлек бара. Инде Наташа Боренконың режиссерлык эшен башкаруга карата эш алып барыла.

Чиратта – OPEN CALL’да җиңгән проектлар.
«шәһәрчеләр театры» ачык программасы
Tilda Publishing
проектның яңалыкларын күзәтеп барыр өчен

язылыгыз

Tilda Publishing
Tilda Publishing