Yummy Music һәм «Әлиф» тәкъдим итә:
«Әлиф» спектакленнән — Эльмира Кәлимуллина, Әдилә Мөбарәкова, Татьяна Ефремова һәм Риваять ансамбле башкаруында «Туган тел».
Бөек шагыйрь туган көнгә без «Әлиф» спектакленең Габдулла Тукай сүзләреннән һәм Эльмир Низамов көеннән «Туган тел»ен студиядә яздырдык. Хәзер әлеге композицияне барлык музыка мәйданчыкларында тыңлап була.
Эльмир Низамовның «Туган тел»е – яраланган киек кычкыруыдай дисгармонияле һәм салмак. Композиторның музыкасы Тукай сүзләрен шомга төрә. Җырчылар аларны иҗекләп диярлек яңгырата, шагыйрьнең текстыннан кала, алар әле татар алфавитыннан җуелган хәрефләрне дә кычкыралар — әфсен булып яңгырый.

Айсылу Кадырова, «Idel. Реалии»
Һавада артист тәне сызган бормалар — тыелган язу бормалары, югалган шигърият бормалары — татар классиклары (шул исәптән, спектакльдә яңгыраган «Туган тел» авторы Габдулла Тукай да) кулланган ана теленә мәдхия. Спектакльнең бар төркеме — музыкантлар да, биюче дә — ул мәдхияне шулхәтле зур осталык һәм дәрт белән торгыза ки — вакыт менә шушында ук күзләрен ача һәм савыга.

Анна Гордеева, «Музыкальная жизнь»
Tilda Publishing
проектның яңалыкларын күзәтеп барыр өчен

язылыгыз

Tilda Publishing