20 апрель 19:00

«sak-sok»

балигълыкка сынау

нурбәк батулла

18+

40 минут

20 апрель 19:00
«sak-sok»
балигълыкка сынау перформансы|
нурбәк батулла| 40 минут | 18+
Перформанс татарларның борынгы бәете — «Сак-сок» бәетенә нигезләнгән. Ул ике игезәк малай турында. Әниләре аларны ук очы өчен талашканга, саксыз каргап, ике кошка — Сак белән Сокка — әйләндереп очыра. Соңрак үкенсә дә, каргышын кире кайтара алмый. Сак белән Сок Ике кош күрешә алмый, бер-берсенә якын килмәкче булганда гына алар арасында тау үсеп чыга. Аналары булган хәлнең фаҗигасенә төшенә, тик каргышын бетерә алмый. Сак белән Сок һаман да дөнья буйлап каңгырып йөри диләр…

Совет филологы Владимир Пропп үзенең «Тылсымлы әкиятнең тарихи тамырлары» китабында дөньядагы барлык халыкларның да «тылсымлы әкиятләре» бер төзелештә язылган дигән фикерен белдерә. Әкиятләрдә борынгы йолалар һәм ритуаллар яшерелгән. Ешрак исә инициация йоласы. Аны үткәч, малайлар ирләргә әверелә, рухи көч ала. Безне ул фикерләр нык илһамландырды.
Хәзерге заман җәмгыятенең күпчелек өлеше инициация йолаларыннан баш тарткан. Шулай да бездә рухи көчкә ихтыяҗ бар. Иҗатның бер функциясе булып менә шул рухи көчне эзләү торадыр бәлки. Без перформансыбызны бабалары белән аралашу ихтыяҗын сизгән хәзерге заман егет-кызлары уза торган инициация йоласына әйләндерергә телибез.
Перформанста шулай ук музыкантлар һәм җырчы кызлар катнаша. Бер музыкант сәмплерларда уйный, икесе барабаннарда импровизация ясый.

Перформанс Нурбәк Батулла һәм аның командасы тарафыннан «Яшь хореографлар бәйгесе 2020» өчен иҗат ителде һәм беренче кат Мәскәүдә Халыкара Context. Diana Vishneva хәзерге заман хореография фестивале кысаларында күрсәтелде.
Спектакльдә стробоскоп кулланалар. Җемелдәп торучы ут / визуаль эффектлар йогынтысына чамадан тыш сизгер икәнсез, сак булуыгыз сорала.
Фото — Татьяна Лепп
спектакль командасы
Хореограф: Нурбәк Батулла
Биючеләр: Нурбәк Батулла, Марат Казиханов, Йосыф Бикчәнтәев
Вокал: Зәринә Вильданова, Татьяна Ефремова
Музыкантлар: Ислам Вәлиев, Эрик Марковский, Йосыф Бикчәнтәев
Яктылык: Рәшид Османов
Костюмнар рәссамы: Илшат Вилданов
ММЧ
Матбугатка белешмә бирү, мәгълүмати хемәттәшлек, махсус проектлар, интервьюлар мәсьәләсендә Зояга мөрәҗәгать итегез:
Зоя Антонова, zoe.ruter.a@gmail.com, +7 903 340 58 15
мәйданчык һәм билетлар
Спектакль кайда үтә?
Яңа Милли китапханә бинасының икенче катындагы театр мәйданчыгында (бләк бокс). Адресыбыз: Пушкин ур., 86.
Икенче катка менгәч, уңга борылыгыз һәм безнең көмешсыман ишекләрне күрерсез.
“MOÑ театр мәйданчыгы” күрсәткечләре буенча юнәлеш алыгыз.

Сезгә тикле җәмәгать транспортында ничек барып җитәргә?
Безгә иң якын тукталышлар – Гоголь тукталышы (Карл Маркс урамы буенча) һәм Ирек мәйданы.
Җәмәгать транспорты тукталышыннан сезгә 10-15 минут барырга кирәк булачак.

Үз машинамда булсам, аны кая куеп калдырырга була?
Машинагызны китапханәдән бер-ике квартал ераклыгында куеп калдыра аласыз.
Иң якын паркиң – Жуковский урамында (зона #152) һәм Малая Красная урамы, 10 (зона #136).

Сездә җиһазландырылган уңайлы мохит бармы?
Әйе. Китапханә бинасы пандус һәм лифт белән җиһазландырылган. Кирәк булса дип администратор телефонын калдырабыз +7 917 245 44 87.

Буфетыгыз бармы?
Китапханә бинасында кәһвәханә эшли. Анда спектакльдән соң дуслар белән очрашып, күргәннәр турында рәхәтләнеп әңгәмә корып утырып була.

Мин билетны онлайн сатып алдым. Аны чыгартырга кирәкме?
Мәҗбүри түгел. Электрон версиясен генә күрсәтсәгез дә була.

Билетларны тамаша көнендә алып буламы?
Тамаша көнендә билетлар әле калган булса, аларны Китапханәнең офлайн кассасында сатып алып була. Зинһар, +7 917 245 44 87 номерын җыеп, барлык-юклыкларын белешегез.

Соңга калам. Нишлим икән?
Вакытыгызны алдан чамалап, соңармыйча килүегезне үтенеп сорыйбыз. Зинһар, билетта күрсәтелгән вакыттан 10 минут алдан булса да килегез. Иртәрәк килсәгез, тагын да әйбәтрәк – Китапханәдә вакытыгызны үткәрергә һичшиксез эш табылыр.
Кызганыч, спектакль башлангач, керү мөмкин түгел.
Соңга калсагыз, билетларыгызны кире кайтара яисә алмаштыра алмаячаксыз.

Билетымны кире тапшыра аламмы?
Әлбәттә. Әгәр билетны онлайн алган булсагыз, кире кайтаруны эшләп була, аның өчен email’ыгызга килгән электрон билеттагы төймәгә басарга кирәк.
Кассада алынган билетларны кире кайтару өчен, зинһар, администраторыбызга шалтратыгыз +7 917 245 44 87.
Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
e-mail
исемегез
Tilda Publishing
Tilda Publishing