Ак Чәчәк Көне
28 август 9:00-21:00
ЧЕРЕК КҮЛ ПАРКЫ
#акчәчәккөне #деньбелогоцветка
Ак Чәчәк Көне
28 август 9:00-21:00
ЧЕРЕК КҮЛ ПАРКЫ
#акчәчәккөне #деньбелогоцветка
28 августта MOÑ театр мәйданчыгы һәм «Живой город» фонды Черек күлдә Ак чәчәк көнен үткәрәчәк

Ни өчен нәкъ менә ак чәчәк? Ак чәчәк — ХХ гасыр башында Европаның күп илләрендә (шул исәптән Россиядә) кулланылган үпкә чире белән көрәш символы. Ак чәчәк көне (Ак ромашка көне) үпкә чире белән авыручыларга ярдәм йөзеннән ел саен үткәрелә торган хәйрия акциясе булган: акча җыю өчен волонтерлар целлулоид, кәгазь һәм ефәктән ясалган чәчәкләр саткан. Безнең илдә акцияне Бөтенроссия үпкә чире белән көрәшү лигасы уздырган. 1910 елда аның бүлекчәсе Казанда да ачыла. Лига эшчәнлеге чирдән интегүчеләргә булышу белән генә чикләнми, алар шәһәрлеләргә үпкә чиреннән саклану ысуллары турында лекцияләр дә оештырган.

Йөз ел вакыт узган, һәм без янә сыйфатлы медицина мәгълүматына кытлык кичерәбез. Шуңа да MOÑ төркеме акцияне яңадан тергезеп җибәрергә, Черек күлдә аның кысаларында бәйрәм оештырырга карар кылды. Бәйрәмдә табиблар мастер-класслары, фәнни белгечләр лекцияләре белән бергә арт-объектлар, инсталляцияләр һәм музыка булачак. Паркта без тулы ышанучанлык — медицина, фән һәм бер-береңә ышану зонасын булдырырга телибез.
Бәйрәмнең үзәге — Казан архитекторы Тимофей Зверконың 400 кәгазь ак чәчәктән торган интерактив инсталляциясе. Мастер-классларны алып баручы Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студент һәм мөгаллимнәре белән берлектә инсталляцияне бәйрәм дәвамында гади казанлылар иҗат итәчәк. Паркта башка арт-объектлар да туачак — аларны иҗат итәргә рәссамнар Венера Казарова, Маша Сомик һәм Ксения Шачнева алынды: рәссам кызларның һәрберсе чәчәкләр темасы белән бәйле.

Кунакларны без актан киенеп килергә сорыйбыз. Бу мәҗбүри түгел, ләкин ак кием киючеләр арасында без MOÑ спектакльләренә билетлар һәм ташламаларга промокодлар уйнатабыз.

Проектның партнеры — Казан шәһәренең парклар һәм скверлар Дирекциясе.

Бәйрәмнең һәм MOÑ театр мәйданчыгының кураторлары — Йолдыз Миңнуллина һәм Антон Хитров. Йолдыз һәм Антон мәйданчыкның кураторлары вазифаларын киләсе сезон ахырына кадәр башкарачак, Ак чәчәк көне — «Иренү фестивале»ннән соң аларның икенче проекты.
Болардан тыш бәйрәм кунакларын тагын ниләр көтә? «Смена» Заманча мәдәният үзәге паркта фәнни-популяр лекторий оештырачак. Планда өч лекция:
«Ихтыяр иреге һәм үз-үзең белән идарә итү турында», лектор – Александр Граница, табиб-психиатр, психолог.
«Йокыдан калу турында», лектор – профессор Эдуард Якупов, медицина фәннәре докторы, ТРның атказанган табибы.
«Инфаркт һәм инсультлар турында», лектор – Роман Урсан, табиб-кардиолог.
«Юлбасма» нәшрияте табиб Илдус Лотфуллин белән берлектә балалар өчен мастер-класслар үткәрәчәк. RedLockers фитнес-клубы һәм биюче Нурбәк Батулла хәрәкәт буенча мастер-класслар хәзерли. Бәйрәмне ретро-пластинкалар кичәсе тәмамлаячак; аларны Ислам Вәлиев тәкъдим итә. Көн дәвамында паркта ярминкә эшли (күңелегезгә хуш килгән китап, пластинка, котлау хатларын сатып алырга мөмкин).

Бәйрәм чараларының тулы программасы һәм яңалыклары тиздән сайтында һәм MOÑның социаль челтәрләрендә урнаштырылачак.