Tilda Publishing

Иранның автор киносы.
Юлтан Садыйкова лекциясе


18 февраль 19:00, MOÑ
Юлтан Садыкова үз лекциясендә Иранда автор киносының барлыкка килү тарихы, инкыйлабка кадәр Иран документалистикасы һәм башка киносы турында сөйләячәк.

Бу очрашу – 80-елларның икенче яртысында халыкара фестивальләрне колачлап алган Иран киносына мода (һәм Иран кино мәдәнияты бүгенгәчә дәрәҗәсен төшерми) турында гәпләшү, Юлтанга бик яхшы таныш Иранның бәйсез кино осталарының иҗаты белән танышу өчен бер дигән мөмкинлек.

Фәридун Рахнәма, Пәрвиз Кимьяви, Арби Ованесян, Эбрахим Гөлестан, Дәрьюш Мәхрҗүйи, Кәмран Ширдәл, Аббас Киарөстами, Мөхәммәд Реза Аслани, Баһрам Бәйзайи, Әмир Надәри, Сохраб Шаһид-Салесс һ.б. танылган режиссерларның иң мөһим картиналарына күзәтү ясаячак.
Tilda Publishing
Юлтан Садыйкова
танылган Шәрык белгече-иранист, фарсыдан тәрҗемәче, заманча Иран мәдәниятын тикшерүче
Юлтан Садыйкова 1988 елда Казанда туа. М.В.Ломоносов исемендәге МДУның Азия һәм Африка илләре Институтын тәмамлаган.

Заманча Иран шигъриятенең Антологиясен төзүче һәм тәрҗемә итүче, Шәһрнуш Парсипурның дөньякүләм танылу алган «Женщины без мужчин» романын, Шаһзадә Назарова-Сәмәркандинең «Стокгольмский синдром» һәм «Земля матерей» һәм Милорад Павичның «Хазарский словарь» романнарын русчага.

Маяковскийның «Про это», «Флейта-позвоночник», «Облако в штанах» поэмаларын, шигырьләрен, «Трагедия», «Мое открытие Америки» һәм башка әсәрләрен, Павел Бажовның «Сказы» әсәрләрен фарсычага тәрҗемә итә. Көмеш гасыр шагыйрьләре Антологиясен төзи һәм фарсычага тәрҗемә итә.

Тәһранда яши.
Tilda Publishing