Tilda Publishing

Заманча Иран шигърияте.
Юлтан Садыйкова лекциясе


9 февраль 19:00, MOÑ
Унбер гасыр дәвамында фарсы әдәбияты канун, формаль кысалар эчендә яшәде. Нигез салучысы дип Нима Юшиҗ саналган, 20 гасырда иҗади мәйданга чыккан Иранның Яңа шигъриятенә («Шере ноу») үз урыны, танылырга хакы өчен шактый көрәшергә туры килә.

Танылган Шәрык белгече, фарсыдан тәрҗемәче, заманча Иран мәдәниятын тикшерүче Юлтан Садыйкова үз лекциясендә Нимадан соң иҗатка килгән танылган һәм билгесез шагыйрьләр иҗаты турында сөйләячәк.

  • «Әлегәчә ул калдырган эзләрдән атлыйбыз - шундый кеше дә кадерле миңа, тыныч кына матур дөнья тудырып, шулай ук тын гына гүзәл дөньяны үзе белән алып китүче дә йөрәгемә якын»

Кичәдә бар дөньяга танылган Әхмәд Шәмлу, Сохраб Сәпәхри һәм Фәруг Фәррохзад шигырьләреннән тыш Иран шигъри авангарды, «яңа дулкын», «үзгә шигърият», espacementalisme, «чиста шигърият»нең кабатланмас вәкилләре, һәм шулай ук заманча яшь авторлар әсәрләре яңгыраячак.
Tilda Publishing
Юлтан Садыйкова
танылган Шәрык белгече-иранист, фарсыдан тәрҗемәче, заманча Иран мәдәниятын тикшерүче
Юлтан Садыйкова 1988 елда Казанда туа. М.В.Ломоносов исемендәге МДУның Азия һәм Африка илләре Институтын тәмамлаган.

Заманча Иран шигъриятенең Антологиясен төзүче һәм тәрҗемә итүче, Шәһрнуш Парсипурның дөньякүләм танылу алган «Женщины без мужчин» романын, Шаһзадә Назарова-Сәмәркандинең «Стокгольмский синдром» һәм «Земля матерей» һәм Милорад Павичның «Хазарский словарь» романнарын русчага.

Маяковскийның «Про это», «Флейта-позвоночник», «Облако в штанах» поэмаларын, шигырьләрен, «Трагедия», «Мое открытие Америки» һәм башка әсәрләрен, Павел Бажовның «Сказы» әсәрләрен фарсычага тәрҗемә итә. Көмеш гасыр шагыйрьләре Антологиясен төзи һәм фарсычага тәрҗемә итә.

Тәһранда яши.
Tilda Publishing