Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Зөһрә Сәхәбиева, Зәйнәп Фәрхетдиновалар җырлаган иске язмаларга игътибар итсәгез, яннарында куе бөдрә чәчле, кара мыеклы, чая карашлы бер гармунчы булыр. Рөстәм Вәлиев ул. Илһам абыйның гаҗәп тавышын ассызыклый торган аккомпаниатор. Әлфия апаның сәхнә уенына чын күңелдән кушыла торган сәхнәдәш, иҗатташ, партнер.