ИГЪЛАННАР
/ ноябрь
  • 20 ноябрь
    19:00
    ЕДИНСТВЕННЫЙ БЕРЕГ
    ЗӨЯ ТУРЫНДА СПЕКТАКЛЬ
    Елгасы кешеләрнең күзләренә карап, ә йолдызлары Морзе әлифбасы белән җемелдәп торган утрау турындагы хикәя.
  • 21 ноябрь
    19:00
    SOUL KITCHEN премьера!
    БИЮ ПЕРФОРМАНС
    Беркайчан да күрмәгән урыннар турында хыялланырга. Тормышыбызда булмаган вакыйгаларны күз алдына китерергә. Комдагы сырларны дулкыннар үзгәрткән сыман, вакыт та хатирә һәм хыялларны хәтер ландшафтларында эретә. Иллюзия һәм чынбарлык, фактлар һәм уйдырма, берсе тәмам булып, икенчеләре башланган ноктаны тәгаенләү шулкадәр үк мөһимме?
  • 27 ноябрь
    19:00
    ПРИМА
    ИКЕ АКТРИСАНЫҢ СӘХНӘ ҺӘМ ТОРМЫШ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮЕ Ләйсән Рәхимова белән Елена Калаганова битлекләрен читкә куеп, актерлык профессиясе турында көлкеле, якты һәм чын ихластан сөйли. Сәхнәгә чыгарга чиратларын көткән чакта алар ни турында уйлыйлар? Аларга тамашачының тәэсир көче нинди? Театрсыз яшәп буламы?
/ декабрь
  • 1 декабрь
    18:00
    СЕМЕЙНЫЕ ЗАМОРОЧКИ: ШАЛОСТИ И РАДОСТИ
    ГАИЛӘ КЛОУНАДАСЫ ЖАНРЫНДАГЫ СПЕКТАКЛЬ
    Бу гади хикәя могҗизалы тормышны тулаем колачлый. 45 минутта сез гаилә барлыкка килүе һәм артуы тарихына — танышу, мәхәббәт очкыннары кабыну, туй, тәртипле һәм наян балалар тәрбияләү күренешләренә шаһит булырсыз. Вакыйгаларның барысын да уен-көлке белән 4 клоун башкара.
  • 4 декабрь
    19:00
    15 172
    БИЮЛЕ ДОКУМЕНТАЛЬ СПЕКТАКЛЬ
    Беренче заттан, ихлас итеп, бернәрсәне дә яшермичә сөйләнелгән тарих. Җәмгыять тарафыннан стигматизацияләү, дуслар ярдәме, үз-үзең һәм башкалар турындагы ачыктан-ачык әңгәмә.
  • 5 декабрь
    19:00
    ЖИЗНЬ Н
    КЛОУН ТУРЫНДА ГАИЛӘ ӨЧЕН СПЕКТАКЛЬ/ 6+
    Сәйях клоун турында күңелле һәм дулкынландыргыч спектакль. Каһарман тамашачылар белән аралашып, кына калмыйча, аларны бергәләп тамашада катнашырга да чакыра. Тарих балаларга да, өлкәнрәк тамашачыларга да җылылык һәм тылсым бүләк итәчәк.
  • 14 декабрь 19:00
    15 декабрь 19:00
    КАРТОТЕКА премьера!
    НАДЯ КУБАЙЛАТНЫҢ MOÑДА ПРЕМЬЕРАСЫ
    Режиссер Надя Кубайлат MOÑда билгесезлек каршында югалып калу һәм бәйләнешләр өзелү турындагы абсурдик пьесаның үз версиясен тәкъдим итәчәк. Спектакль Польша авангардының классик вәкиле Тадеуш Ружевичның шундый ук исемле әсәре буенча иҗат ителде.
  • 19 декабрь 19:00
    И ВЕСЬ ЭТОТ БРЕД ТОЖЕ | TARTAR премьера!
    ЗАМАНЧА ХОРЕОГРАФИЯ КИЧЕ
    Хореограф һәм биючеләрнең табадан гына төшкән ике эше. Петербурглы Антон Вдовиченко Кафканың «Превращения» әсәре рухында эшлекле костюм тышаулары турында уйлана. Казанлы Нурбәк Батулла, Маша һәм Марсель Нуриевлар гротеск һәм коллажлы бию белән эш итәләр.
  • 20 декабрь
    19:00
    БЕЛЫЙ ВОЛК / АК БҮРЕ
    ГАИЛӘ ӘКИЯТЕ / 6+
    Зур, ишле гаиләдә көтелмәгән хәлләр булып кына тора. Әтиегез патша булса, бигрәк тә. Әле — әниеңне дию урлап китә, әле — абыйларың югала. Шуларны эзләп, юлга чыгасың да, сөйләшә торган бүрегә юлыгасың.
  • 21 декабрь
    16:00 һәм 18:00
    ДЕТИ И ЭТИ
    ГАИЛӘ ӨЧЕН СПЕКТАКЛЬ/ 6+
    Григорий Остер хикәяләре буенча бөтен гаилә өчен спектакль. Олылар балалар кебек, балалар олылар кебек.
  • 22 декабрь
    19:00
    147
    СПЕКТАКЛЬ-ХИТ
    Социаль челтәрләр, фриланс һәм дәйтиң сервислар чорында без ничек (һәм нигә) сөйгән ярыбызны эзләвебез турында спектакль. Радмила Хакова китабына нигезләнгән.
  • 25 декабрь
    19:00
    МОҢ
    РУС-ТАТАР СИТКОМЫ
    Рус-татар ситкомы жанрында куелган мәдәниятләр диалогы турындагы спектакле. Баш геройлар — музыкантлар, һәм ахырда сезне чын концерт көтә. «Су буенда учак яна»ның сүзләрен искә төшереп, геройларга кушылып җырларга әзерме?
  • 26 декабрь
    19:00
    ВЕНЕРА-1
    ҮЗЕҢ ТУРЫНДА БЕЛДЕРҮ КЫЮЛЫГЫ ТУРЫНДАГЫ СОЛО-ПЕРФОРМАНС
    Иҗат төркеме интервью, стенд-ап һәм заманча бию аша үзеңне дөньяга таныту, йомшаклык, хатын-кыз нәфислеге темалары турында фикер йөртә.
  • 28 декабрь
    19:00
    ТЕНЬ
    MOÑ СӘХНӘСЕНДӘ КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫ СПЕКТАКЛЕ
    Спектакль каһарманы чын мәхәббәт табачагына өметен өзә, үкенечле хәлләргә кабат тарымас өчен үзалдына киртәләр куеп, шуларга ышанып яши башлый. Шулсәбәпле ул үз асылыннан читләшә, аны ямьсезли, күңеленең караңгы төпкелләренә чума бара.
проектның яңалыкларын күзәтеп барыр өчен
язылыгыз