БИЮ КИЧЕ
15 СЕНТЯБРЬ 19:00
татар халык биюенә яңача караш булдырырга тырышып карыйк

1 сәгать 10 минут (антракт белән), 16+
Tilda Publishing
БИЮ КИЧЕ
15 СЕНТЯБРЬ 19:00
татар халык биюенә яңача караш булдырырга тырышып карыйк

1 сәгать 10 минут (антракт белән), 16+
КИЧ — нинди дә булса шәхескә, аерым бер темага багышланган перфоманслы кичләр сериясе.
Сәйдә Минубаева перфомансы
Узган сезон ахырында без Йолдыз Миңнуллина шигъриятен тыңладык. Яңа сезонны исә бию киче белән башлап җибәрәбез; татар халык биюенә яңача караш булдырырга тырышып карыйк.
Сколько?
СӘЙДӘ МИНУБАЕВА ПЕРФОМАНСЫ

Вакыт һәм кеше кыйммәте турында уйлану, милли тәңгәллек мәсьәләсенә бер караш. Нинди шартларда мин үз-үземне татар кызы дип атарга хаклымын? Кайсы мизгелдә мин субъекттан объектка - тамашачы көткәнне канәгатьләндерергә тиеш булган артистка әвереләм?

БИЮЧЕ — Сәйдә Минубаева
Сколько?
СӘЙДӘ МИНУБАЕВА ПЕРФОМАНСЫ

Вакыт һәм кеше кыйммәте турында уйлану, милли тәңгәллек мәсьәләсенә бер караш. Нинди шартларда мин үз-үземне татар кызы дип атарга хаклымын? Кайсы мизгелдә мин субъекттан объектка - тамашачы көткәнне канәгатьләндерергә тиеш булган артистка әвереләм?

БИЮЧЕ — Сәйдә Минубаева
Ярмәк
ГӨЛСИНӘ ГАЛИМУЛЛИНА ПЕРФОМАНСЫ

«Ярмәк» перфомансына нигез итеп Самара өлкәсе Ярмәк авылында яшәүчеләр биюе алынган. Риваятьләргә караганда, Ярмәктә бию патша заманнарында ук егетләрне хәрби хезмәткә озату йоласы буларак барлыкка килгән. Ир-атлар яшь егетләрнең аякларына камчы белән суккан, егетләр исә камчы үзләренә төшмәсен өчен җитез хәрәкәт итеп, чыбыркы очын табан асты белән тотарга тырышканнар. Вакытлар узу белән үзенә күрә бер сынау булган бу йола биюгә әйләнгән; аның үзенчәлекле ритмы һәм көе барлыкка килгән. Бүгенге көндә аны бар Ярмәк халкы - ир-аты, хатын-кызы, өлкәннәре-яшьләре бии.

Тарих белән илһамланган проект катнашучылары биюгә яңа ритмнар, үзләренең тормыш тәҗрибәсен һәм уй-фикерләрен өстәп, Ярмәк биюе темасына эксперимент уздырып карарга хәл итте.

Авторлар милләткә милли биюне кайтарырга, тар кысалардан азат ителгән, кешенең чын халәте һәм аның әйләнә-тирәлегеннән туа торган үзгә татар биюен күрсәтергә омтыла.

БИЮЧЕЛӘР: Сәйдә Минубаева, Гөлсинә Галимуллина, Владислав Уткин, Рамазан Җамалетдинов

МУЗЫКАНТЛАР: баянчы Рөстәм Рафигуллин, гитарист, мультиинструменталист Айдар Абдрахимов
Tilda Publishing
Tilda Publishing