ЧТ 19 ДЕКАБРЯ 19:00
И ВЕСЬ ЭТОТ БРЕД ТОЖЕ | TARTAR премьера

ЗАМАНЧА ХОРЕОГРАФИЯ КИЧЕ
1 сәгать, 18+

И ВЕСЬ ЭТОТ БРЕД ТОЖЕ

Хореограф / БИЮ: Антон Вдовиченко

«Кагыйдәләргә буйсыну символы буларак костюм. Буынтыгаяклылар кабырчыгы сыман костюм. Геометрия сыман, табигатьтә очрамый торган сырлар тудыра торган җисемдәй костюм. Максималь дәрәҗәдә ясалма нидер сыман. Ак һәм кара кебек. Әйтерсең, кеше гәүдәсенең табигый торышлары сыгылып, ниндидер ят, кешегә хас булмаган мантыйк шәйләнә башлый. Форма, нервлар, сулыш, аң төпкеле мантыйгы. Көнкүрешкә таба бер адым, ике адым – икенче якка һәм кире кайту. Тамашачы белән бер вакытта һәм шунда ук икенче темпоральлектә. Йокыга китеп, Кафканың «Превращения»сында уянган сыман».

30 минут, 18+

TARTAR

Хореограф / БИЮ: Нурбек Батулла, Мария и Марсель Нуриевы

Чуар-чабыр ябыштыргычлар белән шактый гына мул капланган объектны күз алдына китерегез. Безнең хореография дә шуның сымаграк үрелә. Без партнерлар белән коллаж, тизлек, гротескка омтылабыз. Төрле образлар, фикерләр, бию техникаларыннан төзелгән коллаж бу. Биредә журналлардан кисеп алынган кисәкләр дә, урамда табылган предмет та, болыт, таш, кош төшерелгән Полароид фотосурәтләре дә бар; таң калырлык хәбәр аулаучы агрессив интервью алучы да, явызлыгы ташып торган (көлке хәтта; бәлки аяныч) диктатор да бар биредә… чүп эскертләре арасында җем-җем килеп торган энҗе сыман – тамчы гына хореография. Без – тартар соусын ясаучы татарлар. Без нидер эзлибез һәм кемнедер көтәбез…

30 минут, 16+
В спектакле используется стробоскоп.
Пожалуйста, будьте осторожны, если у вас повышенная чувствительность к воздействию мерцающего света / визуальных эффектов.