1  сәгать, рус, тат, 12+
танцплощадка
премьера! Буынара бию баттлы
Режиссер Дима Крестьянкин MOÑда Казан шәһәрчеләре һәм профессионал хореографлар белән берлектә спектакль иҗат итте.
Үсмерләр һәм пенсионерлар, башлап килүче биючеләр һәм тәҗрибәле артистлар бер сәхнәдә бию баттлы үткәрәчәк. Алар нинди тарихлар сөйләр? Кем җиңүче дип табылыр? Гомумән, бар нәрсә биюдән башланып, бию белән тәмамланганда җиңүчене билгеләү мөһимме?
«Танцплощадка»ны иҗат итү барышында катнашучылар профессионал хореографлар белән берлектә үзләрен халык биюләреннән алып вогка, фламенкодан башлап хип-хопка кадәр төрле бию юнәлешләрендә сынап карады.
Спектакльдән фоторәсемнәр — Әсә Сәлахова
MOÑ репертуарында «Шәһәрчеләр театры» методы буенча иҗат ителгән чираттагы спектакль.
Шәһәрчеләр театры — профессионал булмаган актерлар катнашында профессионал театр. Элек тамашачы гына булган (яки бөтенләй үк театрга килеп тә карамаган) шәһәрчеләр спектакльне актив иҗат итүче булып карау мөмкинлегенә ия булалар.

«Танцплощадка» катнашучыларын — алар төрле ике буын вәкилләре — без опен-колл аша чакырдык. Биюдәге тәҗрибәләре әһәмиятле түгел — биергә теләкләре мөһим. Бию турында хыяллары саклана торып та, аны тормышка ашырырга мөмкинлекләре булмаган казанлылар өчен спектакль бу.

Режиссер Дмитрий Крестьянкин «Танцплощадка»ны тамашачыларга тәкъдир итә
Режиссер Дмитрий Крестьянкин — документаль һәм иҗтимагый театр остасы.
Дмитрий Крестьянкин — «Плохой театр» идеологы һәм режиссеры, ПРО АРТЕ фондының «Не Зря» проекты режиссеры, мөгаллиме, «Подари Мне Крылья» фондының «Театральный дом» проекты художество җитәкчесе һәм режиссеры. Альма Матер фондының «Разговоры» проекты катнашучысы.

РГИСИ (С.Д.Бызгу остаханәсе) актерлык сәнгате кафедрасы өлкән мөгаллиме. Санкт-Петербург, Мәскәү, Самара, Архангельск, Нягань, Тубыл сәхнәләрендә спектакльләр куя.
«Танцплощадка» профессионаллар тарафыннан иҗат ителде:
Режиссёр — Дмитрий Крестьянкин
Рәссам — Александра Мошура

Хореографлар:
Breaking (брейкинг) — Эдуард Хәбибуллин
Фламенко — Гөлсинә Галимуллина
Халык биюе — Алсу Мәгъсүмҗанова
Contemporary (контемпорари) — Венера Галимова
Vogue (вог) — Регина Ланвин

Куратор — Анжелика Фәтхуллина
Төркем администраторы — Ай Әхмәтова
Техник директор — Никита Минһаҗев
Спектакльдә катнашалар:
Лилия Әгълиулина, Алсу Әгъләмова, Эльвира Асулкаева, Алина Бажанова, Линда Бажанова, Азалия Габбасова, Мәдинә Галиәхмәтова, Илдар Галиев, Полина Кәлимуллина, Инна Камалова, Ирина Кашина, Севастьян Колотовкин, Эсмира Марковци, Полина Микшис, Таисия Низамова, Нәсимә Райманова, Марина Рахимова, Камилла Сәфиуллина, Гөлнара Фазлыәхмәтова, Айрат Фазылҗанов, Ульяна Шәйхетдинова, Ольга Юматова, Олеся Янушкевич
[ MOÑ игъланнары ]