→ «угол» иҗат лабораториясе
спектакль бәйсез «пакет-театр» төркеме тарафыннан булдырылган
Григорий Остер хикәяләре буенча бөтен гаилә өчен спектакль.
«Яшәгән ди булган ди балалар. Үзләренең олылары белән. Ул олылар үзләрен балалар кебек тотканнар: ялкауланганнар, көйсезләнгәннәр, хулиганланганнар, балаларын алдаганнар һәм төрле күңелсез хәлләргә эләккәннәр. Әмма балаларына килгәндә, аларга бәхет елмайган, дөньяда барлык әти-әни хыялланганча, аларның балалары җитди, җаваплы, эшчән булган. Алай була аламыни? Билгесез. Тик олыларга да, балаларга да үзләренә читтән карау файдалы.»