Спектакль үзәгендә — биюче Нурбәк Батулла. Узган ел аның әтисенә 85 яшь тулды. Рабит Батулла — Татарстанның халык язучысы, театр режиссеры, актер, драматург, публицист һәм Коръән тәкъдирләрен татар теленә тәрҗемә итүче.
Әтисе турында сөйләгән вакытта Нурбәк шәхси тарихлары белән бүлешә; хикәяүләдә тамашачы үзенә таныш, якын булган вакыйгаларны да таный ала. Менә сиңа мәктәп сайлыйлар, әнә әниең кер юарга өйрәтә, әтиең риваятьләр сөйли. Шулрәвешле актерның шәхси борчулары тамашачыныкына әверелә.
Моны тагын бер кат дәлилләп, көчәйтеп, спектакль ахырында музыкантлар – Ислам Вәлиев белән Сугдэр Лудуп та сөйләшә башлый. Аларның монологлары моңсу: Исламның әтисе, композитор, инде вафат; Сугдэрның әтисе, язучы һәм будда динендәге монах, авырый. Нурбәк сыман алар да үзләренең күңел җылысы һәм авырлыклар белән бүлешә.