Антик чорда Марс кыры багышлау урыны булган, биредә яшь егетләр олы тормышка тәүге адымнарын атларга лаек икәнен исбат итәр өчен махсус сынаулар аша узган. Бүгенге көн ир-атлары тормышында Марс кыры кайда һәм кайчан була?
Без бокс күнекмәләренә эләгәбез, анда Илдар белән Артур балачаклары һәм үсү-җитлегүләре турындагы хатирәләренә әйләнеп кайта. Әтиләре, алар махсус аңлапмы, әллә очраклы рәвештә улларына ниләр тапшырган — шул турыда сөйләшә.
Киләчәгеңә тәэсир итәргә рөхсәт итмичә үткәннәрне күңелдә саклау мөмкинме? Ә көндәшең һәрвакытта да каршыңдамы, әллә кайвакыт ул күңелеңдә, уйларыңда яшиме?