ГАШЫЙК

марсель һәм мария нуриевлар

бию перформанс
16+
50 минут
ГАШЫЙК
бию перформанс
марсель һәм мария нуриевлар

50 минут | 16+
Кыскача әйтсәк, спектакль мәхәббәтнең кирәклеге турындагы уйланулардан тора. Җирдән күккә чөеп, тауларны күчерердәй куәт өстәүче, шулай ук бар көчеңне сыгып, бушлыкта газаплаучы бу йөгәнләнмәс халәтне төгәл генә тасвирлап булмый.
Марсель белән Машаны мәхәббәт һәм гашыйклыкның төрле чагылышлары кызыксындыра. Бу абстракт хисләрне сурәтләү максатыннан «влюблён» яки «влюблёна» сүзләрен алсак, бик отышлы булмас иде. Чөнки андый очракта без йә ир-ат затын, йә хатын-кыз затын күз алдында тотабыз. Ә «гашыйк» сүзе, киресенчә, берләштерүчән үзлеккә ия. Перфоманс авторлары да ир-ат һәм хатын-кызларга бүленүдән читләшеп, тавыш, киңлек, тән элемтәсе аша бер-беребезне берләштерүче әйберләрне тапмакчы.

Фото — Андрей Меркутов

Авторлар һәм башкаручылар: Марсель һәм Маша Нуриевлар
Музыкант — Сугдэр Лудуп
Вокал — София Озджан
Ут кую буенча рәссам — Ләйлә Мөхәммәтгалиева
Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
Tilda Publishing
Tilda Publishing