Анемон театры мөмкинлек — ягъни зур булмаган йөк машинасына төялеп, дөньяның теләсә кайсы ноктасына сәяхәт итеп, спектакльләр куя ала торган театр – турындагы хыял буларак туа. Төрле тарафлардан килеп, җыелып, автордаш дуслар бергәләп иҗат итә алырлык урын.
Алар гына түгел, без чакырырга теләгән һәр кеше, кыю, кызыксынучан, безнең белән Юл үтәргә риза булган һәр иҗатчы өчен. Шулай итеп, Анемон театры — туганлык, бердәмлек тә ул. Хәтта Орден да; тик кырыс түгел, ә киресенчә, елмаю балкып тора торган, якындагы һәркем өчен. Ихластан ачык театр, туганлык һәм орден. Авырлыкларсыз театр. Җил сыман театр.
«Анемос» борынгы грек теленнән тәрҗемәдә «җил» дигәнне аңлата. Ә «Анемоны» исә — искиткеч язучы Денис Осокин китабының исеме. Бу китапта анемоннар чәчкәләр түгел, ә бәлки арканы, я яңакны, яки җилкәне үбү буларак тасвирлана; анемоннар предмет түгел, ә бәлки иң яхшы белем һәм тәҗрибә тупланмасы, иң кызу ашыгу һәм хәрәкәтсез калу диелә; анемоннар ул… йә, ярый җитәр, башка серләрен чишмик китапның...
Язучы Денис Осокин белән режиссер Андрей Опарин Анемон театры турында беренче хыялланучылар була. Алга таба мондый хыялыйлар арта гына тора. Бүгенге көндә дә шулай. Хәзерге вакытта театр Россиянең төрле шәһәрләреннән: Казан, Мәскәү, Ижау, Самарадан рәссам һәм артистларны берләштерә, һәм мондый география – әле башы гына.