SAK-SOK

нурбәк батулла/ марат казиханов

балигълыкка сынау

40 минут, 18+

SAK-SOK
балигълыкка сынау перформансы|
нурбәк батулла| 40 минут | 18+
Спектакльдә стробоскоп кулланалар. Җемелдәп торучы ут / визуаль эффектлар йогынтысына чамадан тыш сизгер икәнсез, сак булуыгыз сорала.
Перформанс татарларның борынгы бәете — «Сак-сок» бәетенә нигезләнгән. Ул ике игезәк малай турында. Әниләре аларны ук очы өчен талашканга, саксыз каргап, ике кошка — Сак белән Сокка — әйләндереп очыра. Соңрак үкенсә дә, каргышын кире кайтара алмый. Сак белән Сок Ике кош күрешә алмый, бер-берсенә якын килмәкче булганда гына алар арасында тау үсеп чыга. Аналары булган хәлнең фаҗигасенә төшенә, тик каргышын бетерә алмый. Сак белән Сок һаман да дөнья буйлап каңгырып йөри диләр…

Филологы Владимир Пропп үзенең «Тылсымлы әкиятнең тарихи тамырлары» китабында дөньядагы барлык халыкларның да «тылсымлы әкиятләре» бер төзелештә язылган дигән фикерен белдерә. Әкиятләрдә борынгы йолалар һәм ритуаллар яшерелгән. Ешрак исә инициация йоласы. Аны үткәч, малайлар ирләргә әверелә, рухи көч ала. Безне ул фикерләр нык илһамландырды.
Хәзерге заман җәмгыятенең күпчелек өлеше инициация йолаларыннан баш тарткан. Шулай да бездә рухи көчкә ихтыяҗ бар. Иҗатның бер функциясе булып менә шул рухи көчне эзләү торадыр бәлки. Без перформансыбызны бабалары белән аралашу ихтыяҗын сизгән хәзерге заман егет-кызлары уза торган инициация йоласына әйләндерергә телибез.
Перформанста шулай ук музыкантлар һәм җырчы кызлар катнаша. Бер музыкант сәмплерларда уйный, икесе барабаннарда импровизация ясый.

Перформанс Нурбәк Батулла һәм аның командасы тарафыннан «Яшь хореографлар бәйгесе 2020» өчен иҗат ителде һәм беренче кат Мәскәүдә Халыкара Context. Diana Vishneva хәзерге заман хореография фестивале кысаларында күрсәтелде.
Фото — Рамис Назмиев, Татьяна Лепп
Куратор — Нурбәк Батулла
Биючеләр: Нурбәк Батулла, Марат Казиханов, Йосыф Бикчәнтәев

Вокал: Зәринә Вильданова, Татьяна Ефремова
Музыкантлар: Ислам Вәлиев, Эрик Марковский, Йосыф Бикчәнтәев

Яктылык — Рәшид Османов
Костюмнар рәссамы — Илшат Вилданов
Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
Tilda Publishing
Tilda Publishing