19 сентябрь ⬤ 19:00 ⬤ MOÑ
музыкаль-шигъри кичә
Йокмый йокым ⬤ Бессонница
12+
Без һәрберебез кайчан да булса бу хис белән очрашабыз. Еш кына ул көтмәгәндә ишелә, ишелә дә безне аптырашта калдыра — «ә нишләргә соң миңа?».

Шагыйрьләр әнә шигырь яза башлый — бу аларның гашыйклыкка иң тәүге һәм табигый реакциясе. Гашыйклык чоры шигырьләре, гадәттә, күпкә чуаррак була, сүзләр чәчрәп-чәчрәп яңгырый. Аннары ул гашыйклык я кара күмергә кала, я күпкә тирәнрәк халәткә – яратуга күчә. Ә димәк шигырьләр дә үзгә төсмер ала.
«Йокмый йокым»да без шагыйрьләрнең бу хисне ничек кичерүен тыңларбыз. Алар белән бергә сак кына шушы өермәдәй халәткә чумарбыз. Ә ул өермәдән нинди булып чыгарбыз? Анысы билгесез.
КИЧӘДӘ КАТНАШАЛАР:
Гүзәл Закирова — шагыйрә, журналист
Миләүшә Гафурова — шагыйрә
Айгөл Хәбибрахманова — шагыйрә

Элина Ситдикова — җырчы
Алсу Мансурова — җырчы
Марат Шәяхмәтов — гитарист

Тимур Милюков — музыкант

Илгиз Мөһетдинов — чакырылган кунак