Мәхәббәтнең ничә төре бар? Кемне яратырга — аерма бармы? Күңелеңдә ярату нурын кабызу, аны үстерүнең нинди ысуллары бар? Сораулар, икеләнүләр, борчулар исемлеген дәвам итәргә мөмкин. Лекциядә без ислам традициясендә мәхәббәт – аның ышану-инану өчен әһәмияте, могжизалы тормыш юлында тоткан урыны, ни рәвешле әдәби жанр буларак төпләнүе турында сөйләшербез.
Бергәләп татарча, гарәп һәм фарсы телләрендә мәхәббәт шигъриятен укрыбыз. Сүзләр сайланышы, аларның ассоциацияләре турында фикерләшербез. Текстлар, фотосурәтләр һәм истәлекләрдән мәгълүм булган рәвештә берничә мәхәббәт тарихын күзәтербез.
ЛЕКТОР: ӘЛФРИТ БОСТАНОВ, ФИЛОСОФИЯ ДОКТОРЫ (PHD), «ТҮБӘТӘЙ» КОМПАНИЯСЕ ПАРТНЕРЫ