Булыр-булмас актер Фәридт популяр сюжетларның ремейклары белән дан казанган, режиссер буларак модада булган Артур Аяковны урлый. Әнисе Фирая һәм абыйсы — милиционер Фирзәр белән бергәләп алар Артурны татар тамырларына кайтарырга тырыша, Шүрәле турында — андагы рольләрне үзләре башкарган, «милли рух» белән сугарылган — спектакль куярга мәҗбүрили.
«Бу тарихның орлыклары миндә күптәннән, моннан биш ел элек тирәсе вакыттан шытып килде. Күрәсең, өлгереп җитүе шул булган, әлеге эксперимент өчен кирәкле кадәр вакыт, тиешле автор, коллектив, мәйданчык барлыкка килде. Туган йорт эзләү турындагы тарих бу, әмма тәкъдим ителгән вакыйгалары үтә сәер. Берәүне дә шок хәленә куярга, җәрәхәтләргә яки корсагына сугарга максат юк. Төркемебез өчен үзебезне өйрәнү дәвамы бу, тик бу юлы — үзирония аша», — режиссер Тимур Кулов.