КИЧ УТЫРУ
14 ДЕКАБРЬ ⬤ 19:00 ⬤ MOÑ
РӘЗИЛ ВӘЛИЕВКӘ БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ

⬤ ОСТАЗЛАР: РКАИЛ ЗӘЙДУЛЛА, ЛӘБИБ ЛЕРОН, ГАЗИНУР МОРАТ ⬤ МОДЕРАТОР — БАЯЗИТ ЗӘЙДУЛЛИН ⬤

тат, 1 сәгать 20 минут, 16+

⬤ Сезнең кич утырганыгыз бармы? Урамда утлар кабынганчы, өстәлдә чәйләр суынганчы, рәхәтләнеп сөйләшеп утырганганыз бармы сезнең?
Кич утыру – халкыбызның бер гадәте генә түгел. Ул кышкы салкыннан өшегән күңелне җылытып, йөрәкнең бер почмагында кадерләп саклаган хатирәләрне уята торган очрашу.

Бүгенге яшьләр кич утыруны «подкаст» форматына охшатыр иде. Ни өченме? Чөнки мондый очрашулар вак-төяк хәлләрне сөйләшүдән башланып китә дә, бер-ике сәгатьтән инде Адәм баласының башы җитмәс катлаулы мәсьәләләр турында бәхәсләр башлана... Сезне дә шундый ихлас әңгәмәдә катнашырга чакырабыз.

Остазлар турында остазлар... Һәм безнең арада булмаган шәхесләр турында.

Кем булган соң ул? Нәрсә турында язган? Ни әйтергә теләгән? Йөрәкләрдә нинди эз калдырган? Бу сорауларга җавапларны бергә эзләрбез ⬤

⬤ ОСТАЗЛАР ⬤ Ркаил Зәйдулла ⬤ Ләбиб Лерон ⬤ Газинур Морат ⬤ МОДЕРАТОР ⬤ Баязит Зәйдуллин ⬤