ЧЫН ТАТАР

шәһәрчеләр театры
динә сафина
ксения шачнева
1 сәгать 40 минут
16+ | тат, рус
Чын татар
шәһәрчеләр театры

динә сафина, ксения шачнева
1 сәгать 40 минут, 16+, тат, рус
Спектакльдә стробоскоп кулланалар. Җемелдәп торучы ут / визуаль эффектлар йогынтысына чамадан тыш сизгер икәнсез, сак булуыгыз сорала.
Кешеләр миллилек, милли үзенчәлек мәсьәләләре белән ни сәбәпле кызыксына башлый? Үзен билгеле бер милләт вәкиле итеп тою кешегә ни бирә? Татар булыр өчен татар телендә сөйләшү кирәкме? Яки бары үзеңне татар дип атау да җитәме? Бәлкем залда утыручы тамашачы проектта катнашучыларның аерым берләренә караганда да «татаррак»тыр? Миллилекне бер югалтып, еллар үткәч, кабат эзләп табу мөмкинме? Үз халкыңа карата мәхәббәт берничә ел чит илдә яшәгәннән соң уянса? Ә җәмгыятьнең йомыклыгы, ябыклыгы эчке үзенчәлекләреңне кабул итәргә комачауласа әгәр?
«Чын татар» проекты катнашучылары күпсанлы сораулар белән кызыксына — һәм берсүзсез канәгатьләндерә торган җаваплар һәрвакытта да табылмый. Алар һәммәсе төрле, кемдер әле бик яшь, кемдер инде бай тәҗрибәле. Кайберсе берничә илдә яшәп өлгергән, ә кемнеңдер Татарстаннан да читкә китеп караганы юк. Әмма барысын да бер нәрсә берләштерә — аларның һәрберсе үзен «чын татар» дип атый.
Премьера 2021 елның 14 мартында MOÑ сәхнәсендә булып узды.
Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
Tilda Publishing
Tilda Publishing