ИГЪЛАННАР
  • 10 октябрь
    19:00
    ВЕНЕРА-1
    ҮЗЕҢ ТУРЫНДА БЕЛДЕРҮ КЫЮЛЫГЫ ТУРЫНДАГЫ СОЛО-ПЕРФОРМАНС
    Иҗат төркеме интервью, стенд-ап һәм заманча бию аша үзеңне дөньяга таныту, йомшаклык, хатын-кыз нәфислеге темалары турында фикер йөртә.
  • 12 октябрь
    19:00
    МОҢ
    РУС-ТАТАР СИТКОМЫ
    Рус-татар ситкомы жанрында куелган мәдәниятләр диалогы турындагы спектакле. Баш геройлар — музыкантлар, һәм ахырда сезне чын концерт көтә. «Су буенда учак яна»ның сүзләрен искә төшереп, геройларга кушылып җырларга әзерме?
  • 13 октябрь
    19:00
    147
    СПЕКТАКЛЬ-ХИТ
    Социаль челтәрләр, фриланс һәм дәйтиң сервислар чорында без ничек (һәм нигә) сөйгән ярыбызны эзләвебез турында спектакль. Радмила Хакова китабына нигезләнгән.
  • 16 октябрь
    19:00
    ТЕНЬ
    MOÑ СӘХНӘСЕНДӘ КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫ СПЕКТАКЛЕ
    Спектакль каһарманы чын мәхәббәт табачагына өметен өзә, үкенечле хәлләргә кабат тарымас өчен үзалдына киртәләр куеп, шуларга ышанып яши башлый. Шулсәбәпле ул үз асылыннан читләшә, аны ямьсезли, күңеленең караңгы төпкелләренә чума бара.
  • 18 октябрь
    19:00
    ВЗГЛЯД УДОДА | TARTAR премьера!
    ЗАМАНЧА ХОРЕОГРАФИЯ КИЧЕ
    «По.В.С.Танцы» Мәскәү бию компаниясе һәм Казан хореографы һәм биючеләре Нурбәк Батулла, Маша белән Марсель Нуриевлардан ике яңа иҗади проект. Детектив тарих буларак бию, гротеск сыман бию, коллаж буларак бию, бию – паззл.
  • 19 октябрь
    19:00
    ДЕЦЕНТРАЛИЗАЦИЯ
    СПЕКТАКЛЬ-УЕН
    Сәхнәсе — уен мәйданы, ә тамашачысы катнашучы булган уен-спектакль. Үзебезнең хыялдагы камил Казаныбызны булдырып карар өчен бер чара.
  • 20 октябрь
    12:00
    БЕЛЫЙ ВОЛК / АК БҮРЕ
    ГАИЛӘ ӘКИЯТЕ / 6+
    Зур, ишле гаиләдә көтелмәгән хәлләр булып кына тора. Әтиегез патша булса, бигрәк тә. Әле — әниеңне дию урлап китә, әле — абыйларың югала. Шуларны эзләп, юлга чыгасың да, сөйләшә торган бүрегә юлыгасың.
  • 26 октябрь
    19:00
    15 172
    ДОКУМЕНТАЛЬ БИЮ СПЕКТАКЛЬ
    Беренче заттан, ихлас, бернәрсәне яшермичә сөйләнгән тарих. Җәмгыять тарафыннан стигматизацияләү, дусларның ярдәме, үз-үзең һәм башкалар турында ачыктан-ачык әңгәмә.
  • 26 октябрь
    19:00
    ЛУМАНЗЕ / СНЕГУРОЧКА
    ДЕНИС ОСОКИН ТЕКСТЫ БУЕНЧА КУЕЛГАН СПЕКТАКЛЕ
    Бу спектакль — чын лирика. Спектакль гомерлек очрашу һәм мәңгелек аерылышу, елгалар һәм тылсым турында сөйләр. Спектакль үзе дә чын Елга. Һәм бу Елга чынбарлык-хыял белән физик чынбарлык чикләре буйлап ага.
  • 29 октябрь
    19:00
    ТЕНЬ
    MOÑ СӘХНӘСЕНДӘ КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫ СПЕКТАКЛЕ
    Спектакль каһарманы чын мәхәббәт табачагына өметен өзә, үкенечле хәлләргә кабат тарымас өчен үзалдына киртәләр куеп, шуларга ышанып яши башлый. Шулсәбәпле ул үз асылыннан читләшә, аны ямьсезли, күңеленең караңгы төпкелләренә чума бара.
  • 30 октябрь
    19:00
    147
    СПЕКТАКЛЬ-ХИТ
    Социаль челтәрләр, фриланс һәм дәйтиң сервислар чорында без ничек (һәм нигә) сөйгән ярыбызны эзләвебез турында спектакль. Радмила Хакова китабына нигезләнгән.
  • 31 октябрь
    19:00
    ЖИЗНЬ Н
    КЛОУН ТУРЫНДА ГАИЛӘ ӨЧЕН СПЕКТАКЛЬ/ 6+
    Сәйях клоун турында күңелле һәм дулкынландыргыч спектакль. Каһарман тамашачылар белән аралашып, кына калмыйча, аларны бергәләп тамашада катнашырга да чакыра. Тарих балаларга да, өлкәнрәк тамашачыларга да җылылык һәм тылсым бүләк итәчәк.
/ МАРТ
проектның яңалыкларын күзәтеп барыр өчен
язылыгыз