MOÑ төркеме өчен театр ул — беренче чиратта чынбарлыкны, әйләнә-тирәбездә ниләр барганын күзәтү. Һәм июльдә без сезне бергәләп кечкенә генә тикшерү үткәрергә чакырабыз.

Һәрбер катнашучыга - 300 сумлык ташламага промокод.
Дуслар, MOÑ ялларга китә. Август уртасына кадәр без спектакльләр күрсәтмәячәкбез.
Театр үз тормышын паузага куеп торган арада тормыш туктамый. Һәм без сезне бергәләп зур булмаган тикшерү үткәрергә чакырабыз. Безнең (MOÑ төркеме) өчен театр ул — беренче чиратта чынбарлыкны, әйләнә-тирәбездә ниләр барганын күзәтү. Без дөньяга: гадәти кануннарына, кешеләр арасындагы аралашуга, табигый барышларның матурлыгына игътибарлы булырга тырышабыз.
Кайчандыр “театр - ул катгый кысалар”, дип тоела иде. Мондый кысаларны яныбызда барган теләсә кайсы барышка карата кулланып, аны гадәттәгегә караганда тәфсилләбрәк карарга да мөмкин. Хәзер исә безгә “театр - иҗатчы уйлап тапкан барыш белән хозурланырга киткән вакыт” кебек тоела. Сезгә дә иҗатчы роленә кереп, әйләнә-тирә дөньяны күзәтергә тәкъдим итәбез.
Сезнең һәм үзебезнең күзәтүләрдән альманах ясарга уйлап таптык. Аны «Бу да театр» дип атарга булдык. Барлыгы өч чыгарылыш булачак.

БЕРЕНЧЕ ЧЫГАРЫЛЫШНЫ үзебез төзедек. Рәхим итегез >
ИКЕНЧЕ ЧЫГАРЫЛЫШНЫ үзебез төзедек. Рәхим итегез >

ИКЕНЧЕ ҺӘМ ӨЧЕНЧЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА СЕЗНЕ ЧАКЫРАБЫЗ.
Аларны 4 һәм 11 июльдә сайтка эләчәкбез. Видеоларыгызны исә 9 июльгә кадәр кабул итәбез.

«Бу да театр» күзәтүләрегезне безнең Горожанин телеграм-ботына яки @monkazan ның теләсә кайсы социаль челтәренең шәхси хәбәрләренә юллагыз.
Проект тәмамлангач, барлык катнашучыларга MOÑНЫҢ ЯҢА СЕЗОНЫ БИЛЕТЛАРЫНА 300 СУМЛЫК ПРОМОКОД юллыйбыз.

УРАМДА ЯКИ ӨЕГЕЗДӘ, ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫНДА ЯКИ ШӘҺӘР ВАКЫЙГАЛАРЫНДА — ӘЙЛӘНӘ-ТИРӘГЕЗГӘ КАРАГЫЗ ҺӘМ ВИДЕО ТӨШЕРЕГЕЗ. БОЛАРДА ТЕАТР КҮРЕГЕЗ.
Бу да театр. чыгарыш 1
Бу да театр.
чыгарыш 1
Бу да театр. чыгарыш 1
Бу да театр. чыгарыш 2
Бу да театр.
чыгарыш 2
Бу да театр. чыгарыш 2