Игъланнар
Репертуар
Безнең турында
Мерч
Контактлар
Рус
Тат
Игъланнар
Репертуар
Безнең турында
Мерч
Контактлар
Рус
Тат
Рөстәм Вәлиевка багышлау
аккомпаниатор
1 сәгать, 12+
20 март 19:00
Рөстәм Вәлиев — татар эстрадасының мәшһүр башкаручылары Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалованың сәхнә партнеры, иҗатташы. Без аның тормышы, музыкаль ачышлары, гомумән үзгәрешләр чоры турында гаилә архивыннан видеолар, бию һәм, әлбәттә, баян көе аша сөйлибез.
БИЛЕТ сатып алу | 20 март 19:00
Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Зөһрә Сәхәбиева, Зәйнәп Фәрхетдиновалар җырлаган иске язмаларга игътибар итсәгез, яннарында куе бөдрә чәчле, кара мыеклы, чая карашлы бер гармунчы булыр. Рөстәм Вәлиев ул. Илһам абыйның гаҗәп тавышын ассызыклый торган аккомпаниатор. Әлфия апаның сәхнә уенына чын күңелдән кушыла торган сәхнәдәш, иҗатташ, партнер.
Фотографияләрдә:
Кичнең автор һәм перформерлары — Ислам Вәлиев, Ильяс Фәрхуллин һәм Нурбәк Батулла
Нинди булган ул, нинди уйлар белән янган, музыка дөньясында нинди ачышлар ясаган — 20нче март көнне кич шулар турында сөйләшербез. Үзе берәмтекләп җыеп калдырган музыкаль ядкарьләрне барларбыз, үзгәреш чоры елъязмалары белән танышырбыз.
Фотографияләрдә:
Илназ Дудкин тамашачы белән
Казан баянчылары триосы: Илназ Дудкин, Рамазан Гыйниятов, Сәйдәш Фәхрәзиев
Проектның иҗади төркеме:
Авторлар: Ислам Вәлиев, Йолдыз Миңнуллина, Нурбәк Батулла
Перформер — Ильяс Фәрхуллин
Рәссам — Зөлфия Илкәева
Ут буенча рәссам — Никита Минһаҗев
Администратор — Алёна Батулла
Кич кунаклары — Казан баянчылары триосы: Илназ Дудкин, Рамазан Гыйниятов, Сәйдәш Фәхрәзиев
Билетлар сатып алу
MOÑ игъланнары