Бернидән курыкма/ Ничего не бойся. Кастинг
23 ИЮЛЬГӘ КАДӘР
Без КУРКУ турында спектакль иҗат итә башлыйбыз. Балалар һәм өлкәнрәкләр өчен спектакль-тикшерү, спектакль-фикер йөртү.

Проектта катнашырга телисез икән, шушы сорауларга җавапларыгызны видеоформатта безгә юллавыгызны сорыйбыз.

Бер гомуми яки һәр биремгә видео төшерергә мөмкин. Төшергәннәрегезне үзегез теләгән болытлы саклагычка (облачное хранилище) урнаштырып, видеога сылтаманы безгә җибәрегез. Курку сурәтен шунда ук болытка куярга, яки файл итеп беркетергә мөмкин.
Димәк, сораулар:

• Кем сез? Үзегез турында сөйләгезче. (Белемегез, кайда эшлисез, тагын нәрсәләр өсти аласыз?)
• Сез нәрсәләрдән куркасыз?
• Куркыныч җыр җырлагыз, видеога төшерегез...
• Һәм әлбәттә! Куркыныч тарих яки шигырь, яки предметларсыз әкият сөйләгез.
• Бу бирем куркынычрак! Предметлар ярдәмендә куркыныч тарих сөйләгез. Музыка уен кораллары яки төрле тавыш чыгаручы әсбаплар, курчаклар, кием, төзелеш инструментлары, кәгазь, язу әсбаплары һ.б. кулланырга мөмкин.
Тагын: булдыра алганча «КУРКУ» сурәтен ясагыз.
Рәсемне видео белән бергә болытка урнаштырырга яки монда беркетергә мөмкин
Иң куркыныч җавапларны көтеп калабыз!
 
• Контактлар