«төшке ялдан соң»

хәрәкәт шигърияте

йолдыз миңнуллина |

мөдәррис әгъләмов

16+
1 сәгать
«төшке ялдан соң»
хәрәкәт шигърияте | йолдыз миңнуллина | мөдәррис әгъләмов | 1 сәгать | 16+

→ «угол» иҗат лабораториясе

Йолдыз Миңнуллинаның Мөдәррис Әгъләмов шигыренә нигезләнгән спектаклендә авторлар, шигърият белән биюне кушып, бүгенге тормыш ритмы һәм иҗат турында уйлана. Асылда, бу спектакль — тән хәрәкәте, тавыш, күренешләрдән үрелгән җавап шигырь рәвешен ала.

Әгъләмовның шигыре безгә уртак юлның башлануы, уртак эзләнүләр һәм үз-үзеңнән, дөреслегеңнән шикләнүләр турында сөйли. Шигырьнең төп гыйбарәсе — «тудырырга һәм төзергә килгән кеше ничек китә алсын ватып?» — җимерүдән куркудан азат итә. Спектакль каһарманнары шуның турында фикер йөртә. Курку турында да, чөнки барысын да бер ялгыш адымың белән җимерә алуың турындагы фикердән арыну мөмкин түгел.
Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
Tilda Publishing
Tilda Publishing