премьера!

HOMO DIGITALIS

постхезмәт һәм ясалма интеллектны тикшерү
ангелина мигранова
родион сабиров
елена ковальская
1 час
рус, 18+
homo digitalIS
ПРЕМЬЕРА
постхезмәт һәм ясалма интеллектны тикшерү
ангелина мигранова, родион сабиров, елена ковальская
1 час, рус, 18+

Спектакль — Михаил Прохоров Фондының «Яңа театр» («Новый театр») бәйгесе җиңүчесе.

Проектның тикшеренү өлкәсе – цифралаштыруның кешечән табигате.
Перформанс реаль вакытта узачак. 8 сәгать дәвамында өч перформер бер мизгелгә дә компьютердан аерылмыйча, түләнә торган бертөрле эш башкарачак. Тамашачылар перфомерларның кереме ничек арта, шуны күзәтә алачак.

Хатын-Кыз белән Ир-Ат кликвокерлар булып эшли; алар ясалма интеллектны өйрәтү өчен мәгълүмат җыю максаты белән гади биремнәр үти. Якын киләчәктә юкка чыгачак һөнәрләргә кликвокерлык эше альтернатива була алачакмы? Цифра технологияләре үсешенә адаптацияләнә алмаган кешеләрне киләчәктә ниләр көтә? Технологияләр кешелекне җиңеп чыкса, ул киләчәк нинди булачак?

Драматург катгый регламент буенча документаль материалларга нигезләнеп үзенең нәкъ менә агымдагы мизгелләрдә иҗат ителә торган пьесасының бер бүлеген һәр сәгать саен кәгазьдә бастыра тора. Бастырыла торган текстны тамашачыларга перфоманс вакытында ук укырга мөмкиннәр. Бөтен барыш дәвамында Драматургның ми активлыгы тета- (йокы, медитация хәлендә булу күрсәткечләре), альфа- (релаксация халәте) һәм бета-ритмнарны (актив халәт) аера торган махсус нейроинтерфейс ярдәмендә теркәлеп бара.

Спектакль режиссерларын һәрвакытта да иҗат итү актын һәм баш миендә аң агышы халәтендәге барышларны тикшерү кызыксындыра иде. Репетицияләр барышында нейроинтерфейс шаккаттыргыч факт ачыкларга ярдәм итте: иҗат итү вакытында ми максималь активлык күрсәтми, ә медитация халәтендә була. Ми идеяләр генераторымы? Яисә ул мәгълүматны кабул итүче генәме, ә ясалма интеллект нейрочелтәре исә - кабул итү челтәреме? Бу гипотеза расланырмы, без перфоманс барышында гына күрә алачакбыз.
Проектның авторлары һәм нигезләүчеләре ел дәвамында кешенең киләчәктәге цифралашуын тикшерде һәм Иннополис шәһәре Университетының IT-белгечләре, Казан федераль университеты фәнни хезмәткәрләре һәм нейробиологлары белән интервьюлар уздырды. Белгечләр кешелекне нинди киләчәк көтә мәсьәләсендә берничә гипотеза тәкъдим итте.
Цифралы дөньяда кешенең роле нинди? Ул дөньяда кеше үзенә урын таба алырмы, әллә хезмәт базарының читенә кысрыкланып, «кликвокерлык» һәм роботларны рәтләү белән көн күрәчәкме? Үзенең когнитик сәләтен саклап калырмы? Барлык тормыш ситуацияләрендә хәлиткеч карарларны компьютерлар кабул итә башласа, мондый сәләтләр кешегә гомумән кирәк булырмы? Әлеге һәм башка сорауларга галимнәр, авторлар һәм перфомерлар җавап бирергә тырыша.
Елена Ковальская, куратор,
Ангелина Мигранова, автор
Родион Сабиров, автор
Айгуль Ахметова, соавтор, перформер
Павел Сидоров, соавтор, перформер
Светлана Лукьянова, соавтор, драматург, перформер
Анастасия Радвогина, соавтор, видео-мейкер
Дарья Андреева, технический директор
Тимур Гибадуллин, соавтор, видеоинженер
Юрий Назаров, видеоинженер
Никита Мингазов, художник по свету
Екатерина Тихонова, консультант по звуку

Научная часть:
Роман Урсан (ст.преподаватель кафедры морфологии и общей патологии Высшей школы медицины КФУ), соавтор, респондент
Максим Таланов (зам.директора по науке B-Rain Labs LLC, доцент кафедры интеллектуальной робототехники, кандидат технических наук), респондент
Джозеф Браун (руководитель Лаборатории искусственного интеллекта в разработке игр Университета Иннополис), респондент
Адель Яруллин (эксперт Института искусственного интеллекта Университета Иннополис), респондент
Илья Иванов (бизнес-аналитик Института искусственного интеллекта Университета Иннополис), респондент
Станислав Протасов (доцент Лаборатории машинного обучения и представления данных Университета Иннополис), респондент
Мунир Махмутов — эксперт Лаборатории искусственного интеллекта в разработке игр Университета Иннополис
Пётр Жданов (руководитель отдела академического сотрудничества Университета Иннополис), переводчик
Анна Прохоренко, консультант по работе со специалистами Университета Иннополис

Михаил Прохоров Фонды ярдәме белән

Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
Tilda Publishing
Tilda Publishing