ӘЛИФ

  • туфан имаметдинов /
    марсель нуриев
  • пластик спектакль
  • 16+
    50 минут
әлиф
ПЛАСТИК СПЕКТАКЛЬ

туфан имаметдинов / марсель нуриев
50 минут, 16+

→ Әлиф иҗат төркеме

1927 елда татар халкының мәдәнияте өлкәсендә кискен борылыш була. Мең елдан артык гарәп әлифбасын кулланган татарлар кинәт кенә, үзләре теләмәгән латиникага күчә, күп тә узмый, 1939 елда татарларны кириллча язарга мәҗбүр итәләр. Шулай итеп, татарлар Ана телебезнең язмасы һәм сөйләме өчен бик мөһим булган җиде хәрефтән мәхрүм кала. Ана телебез үзенең сыгылмалылыгын, матур аһәңен, тирәнлеген: рифмасын, өслүбен, шәкелен, ритмын югалта. Борынгы шагыйрьләр иҗат иткән әсәрләренең мәгънәсе кими. Халыкның унынычы гасырдан алып камилләшкән үзенчәлекле теле шактый күп югалтуларга дучар ителә.
Тамаша өч өлештән тора.
Беренче өлештә бию хәрәкәтләре ярдәмендә татар – гарәп имласының хәрефләре языла-гәүдәләнә. Хәрефләрнең атамалары яңгырый.

Икенче өлештә өч җырчы-кыз Габдулла Тукайның "Туган тел" ен көйгә салып җырлыйлар. Беренче кыз онытылган татар–гарәп хәрефләрен әйтеп бара, икенчесе шигырь сүзләрен яңгырата, өченчесе исә тулы бер юлны ишеттерә.

Өченче өлеш алда яңгыраган сүзләрне берләштерә һәм шигырь тулысы белән өч тавыш белән җырлана. Биюче шагыйрьнең үзен җанландыра һәм татар халкының мең еллар дәвамында хасыйл иткән мәдәни дәвернең язмышын гәүдәләндерә.

Азәрбайҗанда, Франциядә, Румыниядә, Санкт–Петербургта, Мексикада заманча бию буенча халыкара җыеннарда катнашкан «Әлиф» тамашасы күрсәтелде һәм биюче Нурбәк Батуллага илебезнең төп театраль бүләге «Алтын битлек»не тапшыру тантанасы да булып узды инде.
Бу – үләргә йөз тоткан Ана Телебез турындагы пластик хәрәкәтләр белән хикәяләү – иң куәтле һәм иң заманча бию өслүбендәге Русиянең соңгы театраль фасылының премьерасы.
Тантаналы рәвештә борынгы тамырларга мөрәҗәгать итүче бу заманави тамашада спекулятив ясалмалык һич юк, бу кырыс рәвештә үзеңне корбан итү тамашасы һәм ул күз яшьләренә манчылып, җылап утыруны күз уңында тотмый

Татьяна Кунецова,
«Коммерсантъ»
Эльмир Низамов Габдулла Тукай сүзләренә «Туган тел» композициясен спектакль өчен махсус иҗат иткән. 2021 елның 26 апрелендә, бөек шагыйрьнең туган көне хөрмәтенә Yummy Music әлеге композициянең студия язмасын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.
Башкаралар: Эльмира Кәлимуллина, Адель Мөбәракова, Татьяна Ефремова һәм Риваять ансамбле.
Фото — Рамис Назмиев
Tilda Publishing
Tilda Publishing
спектакль турында бәяләмәләр
Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
Tilda Publishing
Tilda Publishing