«әллүки»

туфан имаметдинов

марсель нуриев

16+

40 минут

«әллүки»
хор операсы| туфан имаметдинов | марсель нуриев|
40 минут | 16+

→ Әлиф иҗат төркеме

«инклюзион» иҗади проектлар тормышка ашыру үзәге белән берлектә

Режиссёр Туфан Имаметдинов үзенең яңа башлаган эшендә Габдулла Тукайның шигырьләрен Русиядә яшәүче халыкларның ле яки үлеп бара торган телләренә тәрҗемә итте. Аз санлы халыкларның телләре гамәлдән чыга һәм аларның кулланылышта әһәмияте югала бара. Аларның барысы да үлеп бара торган телләргә әйләнеп бетте яки бетә бара. Ана теле бер кавем кешелере арасында аралашу теле буларак,әһәмитякә ия түгел, һәм иң мөһиме шулдыр ки, кешеләр шул телдә уйлау- сәләтен югалта башлый.
Тамашада телсез-чукрак балалар да, драма аристлары да катнаша. Телсез-чукраклар да «үле телдә» аңлашалар түгелме? Әйтергә кирәк, алар телләре онытылган халыклар телендә сөйләшәләр. Шуңа күрә, режиссёрга шушындый аерым үзенчәлекле кешеләр белән уртак иҗат мөхитендә иҗат итәргә кирәк иде. Шулай итеп, без тора-бара үзебезнең мәдәниятебез белән бергә телебезне дә онытып, мөмкинлекләре чикләнгән халыклар өере генә булып калачакбыз.
Фото — Рамис Назмиев
спектакль командасы
Режиссер — Туфан Имамутдинов
Композитор — Эльмир Низамов
Хореограф — Марсель Нуриев
Хор җитәкчесе — Дина Венедиктова
Актерлар: Ольга Фаляхова, Алина Исмагилова, Алёна Цой, Руслан Петров, Камиль Гатауллин, Егор Белов, Ильнур Гарифуллин
ММЧ
← «Бизнес Online» газеты | Idel.Реалии | «Идель» журналы | Интертат →

По вопросам комментариев в СМИ, информационного партнерства, спецпроектов, интервью:
Зоя Антонова, zoe.ruter.a@gmail.com, +7 903 340 58 15
мәйданчык һәм билетлар
Спектакль кайда үтә?
Яңа Милли китапханә бинасының икенче катындагы театр мәйданчыгында (бләк бокс). Адресыбыз: Пушкин ур., 86.
Икенче катка менгәч, уңга борылыгыз һәм безнең көмешсыман ишекләрне күрерсез.
“MOÑ театр мәйданчыгы” күрсәткечләре буенча юнәлеш алыгыз.

Сезгә тикле җәмәгать транспортында ничек барып җитәргә?
Безгә иң якын тукталышлар – Гоголь тукталышы (Карл Маркс урамы буенча) һәм Ирек мәйданы.
Җәмәгать транспорты тукталышыннан сезгә 10-15 минут барырга кирәк булачак.

Үз машинамда булсам, аны кая куеп калдырырга була?
Машинагызны китапханәдән бер-ике квартал ераклыгында куеп калдыра аласыз.
Иң якын паркиң – Жуковский урамында (зона #152) һәм Малая Красная урамы, 10 (зона #136).

Сездә җиһазландырылган уңайлы мохит бармы?
Әйе. Китапханә бинасы пандус һәм лифт белән җиһазландырылган. Кирәк булса дип администратор телефонын калдырабыз +7 919 690-22-88.

Буфетыгыз бармы?
Китапханә бинасында кәһвәханә эшли. Анда спектакльдән соң дуслар белән очрашып, күргәннәр турында рәхәтләнеп әңгәмә корып утырып була.

Мин билетны онлайн сатып алдым. Аны чыгартырга кирәкме?
Мәҗбүри түгел. Электрон версиясен генә күрсәтсәгез дә була.

Билетларны тамаша көнендә алып буламы?
Тамаша көнендә билетлар әле калган булса, аларны Китапханәнең офлайн кассасында сатып алып була. Зинһар, +7 919 690-22-88 номерын җыеп, барлык-юклыкларын белешегез.

Соңга калам. Нишлим икән?
Вакытыгызны алдан чамалап, соңармыйча килүегезне үтенеп сорыйбыз. Зинһар, билетта күрсәтелгән вакыттан 10 минут алдан булса да килегез. Иртәрәк килсәгез, тагын да әйбәтрәк – Китапханәдә вакытыгызны үткәрергә һичшиксез эш табылыр.
Кызганыч, спектакль башлангач, керү мөмкин түгел.
Соңга калсагыз, билетларыгызны кире кайтара яисә алмаштыра алмаячаксыз.

Билетымны кире тапшыра аламмы?
Әлбәттә. Әгәр билетны онлайн алган булсагыз, кире кайтаруны эшләп була, аның өчен email’ыгызга килгән электрон билеттагы төймәгә басарга кирәк.
Кассада алынган билетларны кире кайтару өчен, зинһар, администраторыбызга шалтратыгыз +7 919 690-22-88.
Tilda Publishing
спектакль турында бәяләмәләр
Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
e-mail
исемегез
Tilda Publishing
Tilda Publishing