Батулла киче
20 НОЯБРЬ 19:00
АЧЫК ОЧРАШУ

MOÑ / 1 сәгать 30 минут / рус, тат / 16+
2022 елның 20 ноябрендә сәгать 19.00дә MOÑ театрында язучы Рабит Батулланың тамашачылар белән очрашуы булачак. Батулла тамашачыларның сорауларына җавап кайтарачак һәм Батулла үзе дә тамашачыларга сораулар бирәчәк. Әзерләнегез: татар халкының иң борынгы әдәби–музыкаль әсәре кайчан иҗат ителгән? Әйтик, беренче татар дәүләтчелеге кайчан, кайда корылган? Һәм башкалар… Әлбәттә, кичәнең төп мәүзугы Батулланың иҗатына һәм тормыш юлына кагылышлы булыр, дигән өметтә калабыз. Рәхим итегез, театрыбызда сезне такта чырай (чәй), ачык йөз белән каршы алачакбыз!