Караван ритмов
19 июнь 19:00
таҗик һәм этно-фьюжн музыка концерты
12+
Концерт программасына традицион таҗик көйләреннән башлап Урта Азия һәм дөнья этник-фьюжн музыкасы үрнәкләренә кадәр диапазонда перкуссияле композицияләр керәчәк.
Кичәнең төп кунагы — дойрада виртуоз-башкаручы, төрле перкуссия уен коралларында уйнаучы Хәйрулло Дадобоев (Таҗикстан). Аңа Казан музыкантлары Эрик Марковский һәм Айдар Әбрәхимов ярдәм итәчәк.
катнашучылар:
Хәйрулло Дадобоев
Хәйрулло Дадобоев балачактан ук дойра — рамалы таҗик барабанында уйный. Беренче уен коралын аңа әтисе, Таҗикстанда танылган дойрачы Фәйзулло Дадобоев бүләк итә.

Профессиональ карьерасын Хәйрулло Дадобоев 20 яшьтә башлап җибәрә — башта Камол Хуҗанди исемендәге Хуҗанд театрында, аннары «Чаманоро» бию ансамблендә хезмәт куя. Шул вакыттан алып ул бөтен дөнья буйлап — Алмания, Нидерланд, Франция, Норвегия, Швейцария, Швеция, Бельгия, Һиндстан, Кытай, Күвәйт, Гоман, Дөбәй, Катар, Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Россия, Украина, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Әзербайҗанда узган фестиваль-концертларда чыгыш ясарга өлгерә.

1996 елдан башлап Хәйрулло Дадобоев укыта да. 15 елдан артык ул традицион тынлы һәм бәрмә уен коралларын берләштергән популяр «Садои Хуҗанд» ансамбленең музыкаль җитәкчесе була. Бүгенге көндә исә Таҗикстанда һәм башка илләрдә танылган «Хәйрулло Дадобоев» төркемен җитәкли.

Алманиядә яши. Актив чыгыш ясый, дойраны популярлаштыру белән шөгыльләнә.

  • Ровшан Җәббар

    Чыгышы белән Әзербайҗаннан. Дарбукада уйный. Ә барабаннарда 11 яшеннән бирле шөгыльләнә. Ровшан 6 ел Төркиядә яшәгән, дөньяда танылган Мисирли Әхмәтнең шәкерте. «Ровшан ритм групп» дип аталган үзенең музыкаль төркемен җитәкли, репертуарын да үзе яза. Олылар белән генә түгел, балалар белән дә чыгышлар ясый.

  • Эрик Марковский
    даф ▴ бендир ▴ гавал ▴ дойра ▴ дарбука▴варган
  • Айдар Әбрәхимов
    думбыра ▴ саз (баглама) ▴ танбур ▴ уд ▴ беримбау ▴ хамус ▴ ятаган