Без начаррак булдырабыз#NBSP;/ Можем хуже
«Әлиф» иҗат берләшмәсе һәм MOÑ театр мәйданы «Без начаррак булдырабыз» дип аталган Яхшы начар спектакльләр фестивале игълан итә.

Фестивальнең гносеологик программасы:
бүгенге көндә эшләнгән иң яхшы начар спектакльләрне сайлап алу, анализлау һәм күрсәтү.
Фестивальнең аксиологик программасы:
начар театр идеясен алга сөрү һәм аны тәнкыйди бәяләү өчен критерийлар эшләү.
УЗДЫРУ ВАКЫТЫ:

гаризалар 2022 елның 7 маеннан 1 июненә кадәр кабул ителә [спектакльнең кыскача аңлатмасын, видеога сылтамасын bestworsttheatre@rambler.ru почтасына җибәрергә кирәк].

Фестивальне уздыруга акча каралмаганга күрә, ул ДИСТАЦИОН ФОРМАТТА узачак. Иң яхшы начар спектакльнең язмасы MOÑ театр мәйданының залында күрсәтеләчәк һәм «Алтын битлек» фестиваленә тәкъдим ителәчәк. Аксиологик программаның нәтиҗәләре социаль челтәрләрдә дөнья күрәчәк.
Начар спектакльне билгеләүче дип якынча түбәндәге критерийлар алынды:
  • Иммануил Кант фикеренчә, даһи (гений) сәнгатькә аңа охшатырга тырышып иҗат итү өчен кагыйдәләр бирә. Даһиларны кабатларга омтылып иҗат итүчеләрне Кант беркатлы ачык авызлар дип атый.
  • «Әлиф» төркеме әһелләре санавынча, беркатлылар шулай ук сәнгатькә кагыйдә бирәләр, ә начар спектакль башка начар спектакльләр арасында үрнәк әсәр булырга мөмкин.
  • Әгәр спектакль 10 елдан артык уңышлы бара икән – бу начар спектакль.
  • Әгәр актерлар рухланган чырайлар белән сәхнә буйлап берсе артыннан берсе йөгереп йөри икән – бу начар спектакль.
  • Әгәр спектакль бер йолдыз-актер өчен куелып, калганнар аңа булыша гына икән – бу начар спектакль.
  • Әгәр спектакльда музыкаль чишелешнен бөтенлеге юк икән һәм режиссёр үзенен шәхси плейлистында «төрлесеннән» дип аталган өлешеннән көйләр куллана икән – бу начар спектакль.
  • Әгәр декорацияләр һәм костюмнарны ясаганда ялтыравыклар һәм плюш кулланылган икән – бу начар спектакль.
  • Әгәр спектакль вакытында бер тамашачы да урыныннан торып чыгып китми икән – бу начар спектакль.

Катнашу шартлары:
Санап кителгән сыйфатларның берәрсе сезнең спектакльгә туры килсә, сез проектның гносеологик программасында катнаша аласыз. Театр коллективларыннан гаризалар кабул итәбез, дәүләти театрларның катнашуы хуплана.

Начар театр белән аңлы рәвештә шөгыльләник!
Жюри:
  • Нурбәк Батулла
    хореограф
  • Эльмир Низамов
    композитор
  • Марсель Нуриев
    хореограф
  • Туфан Имаметдинов
    режиссер, куратор
  • Энҗе Дусаева
    тарихчы, мәдәниятче
  • Анна Сокольская
    музыкаль тәнкыйтьче