Tilda Publishing
Сулыш
MOÑда яңа музыка кичәсе
19 апрель 19:00
Кичәдә беренче тапкыр яшь композиторлар, Казан консерваториясе студентларының махсус тынлы уен кораллары өчен иҗат ителгән әсәрләре яңгыраячак. Безнең максат: яңа музыка өчен яңа, экспериментларга әзер бөлган тамашачы табу, шуңа күрә без аны традицион мәйданчыклардан тыш уйныйбыз.

Кичә башында опен-толк узачак. Композитор Эльмир Низамов вакытлар узу белән музыканың ничек үзгәрүе, ни өчен заманча авторларның музыкасы нәкъ менә шулай яңгыравы турында сөйләячәк; яшь авторлар исә үз әсәрләрен тәкъдир итәчәк.

Кичәдә Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе студентлары катнаша.
ПРОГРАММА ВЕЧЕРА
Программаны Анна Маклыгина тәкъдим итә
Анастасия Костюкова. Kaval Sviri

өгаллим Э.Җ.Низамов классы)
Башкаручылар:
Жанель Туксамбетова (гобой)
Ху Сунтао (гобой)
Миләүша Әхмәтҗанова (гобой)
Анастасия Иванова (инглиз быргысы)
(Доцент А.А. Бессонов сыйныфы)
Роман Королев. Шествие друидов

(Мөгаллим В.В.Харисов классы)
Башкаручылар:
Семён Алиев (фагот)
Равиль Имамов (фагот)
Фёдор Варламов (фагот)
Кристина Соловьева (фагот)
(Профессор И.И. Айнатуллов сыйныфы)
Дмитрий Пахмутов. Загадка гробницы Тутанхамона. Скарабей

өгаллим Э.Җ.Низамов классы)
Башкаручылар:
Алексеева Софья (флейта)
Илья Беккер (гобой)
Дамир Батталов (кларнет)
Фёдор Варламов (фагот)
Роман Зайнуллин (валторна)
(Профессор И.И. Айнатуллов сыйныфы)
Георгий Полищук. Соло кларнет өчен ике пьеса
(Мөгаллим В.В.Харисов классы)
Башкаралар:

Даянч Чарыев (кларнет)
Ольга Белянина «Сказания о духах леса»
2 һәм 3 өлешләр.

(Мөгаллим Е.В.Анисимова классы)
Башкаручылар:
Антон Яковлев (флейта)
Жанель Туксамбетова (гобой)
Виталий Зыков (кларнет)
Антон Раевских (фагот)
(Доцент А.А. Бессонов сыйныфы)
Кирилл Куликов «Гротеск-сюита»

(Мөгаллим Е.В.Анисимова классы)
Башкаручылар:
Маргарита Турко (флейта)
Илья Беккер (гобой)
Андрей Белов (кларнет)
Антон Раевских (фагот)
(Укытучы А.Р. Шарафетдинова сыйныфы)
Елена Басова «Однажды в старом пабе»

(Мөгаллим Е.В.Анисимова классы)
Башкаручылар:
Ангелина Окунцева (флейта)
Анастасия Иванова (гобой)
Леонид Смирнов (кларнет)
Семён Алиев (фагот)
Арина Зедиярова (валторна)
(Профессор И.И. Айнатуллов сыйныфы)
Роман Пархоменко «Сумерки в лесу»


(Мөгаллим В.В.Харисов классы)
Башкаручылар:
Елена Джинчарадзе (флейта)
Жанель Туксамбетова (гобой)
Денис Кропачев (кларнет)
Ильназ Якшимбетов (фагот)
Булат Сабиров (валторна)
(Доцент А.А. Бессонов сыйныфы)
Айдар Абдрахимов «Вариации для хольц-квинтета»


(Мөгаллим В.В.Харисов классы)
Башкаручылар:
Артур Галеев (флейта)
Ху Сунтао (гобой)
Рустам Кадиров (кларнет)
Роман Зайнуллин (валторна)
Равиль Имамов (фагот)
(Доцент Л.И.Айнатуллова сыйныфы)
мәйданчык һәм билетлар
Спектакль кайда үтә?
Яңа Милли китапханә бинасының икенче катындагы театр мәйданчыгында (бләк бокс). Адресыбыз: Пушкин ур., 86.
Икенче катка менгәч, уңга борылыгыз һәм безнең көмешсыман ишекләрне күрерсез.
“MOÑ театр мәйданчыгы” күрсәткечләре буенча юнәлеш алыгыз.

Сезгә тикле җәмәгать транспортында ничек барып җитәргә?
Безгә иң якын тукталышлар – Гоголь тукталышы (Карл Маркс урамы буенча) һәм Ирек мәйданы.
Җәмәгать транспорты тукталышыннан сезгә 10-15 минут барырга кирәк булачак.

Үз машинамда булсам, аны кая куеп калдырырга була?
Машинагызны китапханәдән бер-ике квартал ераклыгында куеп калдыра аласыз.
Иң якын паркиң – Жуковский урамында (зона #152) һәм Малая Красная урамы, 10 (зона #136).

Сездә җиһазландырылган уңайлы мохит бармы?
Әйе. Китапханә бинасы пандус һәм лифт белән җиһазландырылган. Кирәк булса дип администратор телефонын калдырабыз +7 919 690-22-88.

Буфетыгыз бармы?
Китапханә бинасында кәһвәханә эшли. Анда спектакльдән соң дуслар белән очрашып, күргәннәр турында рәхәтләнеп әңгәмә корып утырып була.

Мин билетны онлайн сатып алдым. Аны чыгартырга кирәкме?
Мәҗбүри түгел. Электрон версиясен генә күрсәтсәгез дә була.

Билетларны тамаша көнендә алып буламы?
Тамаша көнендә билетлар әле калган булса, аларны Китапханәнең офлайн кассасында сатып алып була. Зинһар, +7 919 690-22-88 номерын җыеп, барлык-юклыкларын белешегез.

Соңга калам. Нишлим икән?
Вакытыгызны алдан чамалап, соңармыйча килүегезне үтенеп сорыйбыз. Зинһар, билетта күрсәтелгән вакыттан 10 минут алдан булса да килегез. Иртәрәк килсәгез, тагын да әйбәтрәк – Китапханәдә вакытыгызны үткәрергә һичшиксез эш табылыр.
Кызганыч, спектакль башлангач, керү мөмкин түгел.
Соңга калсагыз, билетларыгызны кире кайтара яисә алмаштыра алмаячаксыз.

Билетымны кире тапшыра аламмы?
Әлбәттә. Әгәр билетны онлайн алган булсагыз, кире кайтаруны эшләп була, аның өчен email’ыгызга килгән электрон билеттагы төймәгә басарга кирәк.
Кассада алынган билетларны кире кайтару өчен, зинһар, администраторыбызга шалтратыгыз +7 919 690-22-88.
Tilda Publishing
Tilda Publishing