БУКАЖКА
3 июнь
19:00
хыялый кешеләр гаиләсе турында
лилия энгельман |
павел поляков

6+

45 минут

3 июнь
19:00
БукаЖка
хыялый кешеләр гаиләсе турында|
лилия энгельман | павел поляков|
45 минут | 6+

→ «угол» иҗат лабораториясе

Хыялыңны эзләү, алдан ниятләгән эшеңне эшләү һәм күңелдәге теләкләреңне тормышка ашыруның мөһимлеге турындагы спектакль. Кайбер хәлләр аркасында без ул күңелдәгене кайчак соңракка калдырабыз да, бөтенләй онытабыз. Спектакль каһарманнары бер заман хыялларына тап булып, аңа таба барырга булалар. Ул юлны сез алар белән бергә үтә аласыз!
Вакыт үтү белән Җирдәге барлык кешеләр хыяллары турында оныткан. Бернинди маҗараларсыз тыныч кына яшәп ятканнар, бөтенләй берни булмаган инде тормышларында. Ыгы-зыгы килә-килә яшәп ята торгач үзләре дә бөҗәкләргә охшый башлауларын сизмичә калганнар.
Күзләре һәм күңелләре ничек янып торганын, кем булырга теләгәннәрен онытканнар кешеләр. Нәкъ менә шул заман Галәм борчыла башлаган.
«БукаЖка»
спектакль командасы
Режиссер — Лилия Энгельман
Текст авторы — Павел Поляков
Рәссам — Юлия Гамзина

Актерлар:
Лена Качиашвили/Гүзәл Валишина
Евгений Скрипачев/Искәндәр Нуризянов
Евгения Шустрова/Алена Шишкина
Дима Глухов/ Руслан Риманас
Сабина Гыйззәтуллина/ Полина Петухова

Бабай тавышы — Павел Густов
Сөйләүченең тавышы — Павел Поляков
ММЧ
Татар-информ →


Массакүләм мәгълүмат чараларында комментлар, мәгълүмати партнерлык, махсус проектлар, интервьюлар сораулары буенча:

Зоя Антонова
email: zoe.ruter.a@gmail.com
telegram
мәйданчык һәм билетлар
Спектакль кайда үтә?
Яңа Милли китапханә бинасының икенче катындагы театр мәйданчыгында (бләк бокс). Адресыбыз: Пушкин ур., 86.
Икенче катка менгәч, уңга борылыгыз һәм безнең көмешсыман ишекләрне күрерсез.
“MOÑ театр мәйданчыгы” күрсәткечләре буенча юнәлеш алыгыз.

Сезгә тикле җәмәгать транспортында ничек барып җитәргә?
Безгә иң якын тукталышлар – Гоголь тукталышы (Карл Маркс урамы буенча) һәм Ирек мәйданы.
Җәмәгать транспорты тукталышыннан сезгә 10-15 минут барырга кирәк булачак.

Үз машинамда булсам, аны кая куеп калдырырга була?
Машинагызны китапханәдән бер-ике квартал ераклыгында куеп калдыра аласыз.
Иң якын паркиң – Жуковский урамында (зона #152) һәм Малая Красная урамы, 10 (зона #136).

Сездә җиһазландырылган уңайлы мохит бармы?
Әйе. Китапханә бинасы пандус һәм лифт белән җиһазландырылган. Кирәк булса дип администратор телефонын калдырабыз +7 919 690-22-88.

Буфетыгыз бармы?
Китапханә бинасында кәһвәханә эшли. Анда спектакльдән соң дуслар белән очрашып, күргәннәр турында рәхәтләнеп әңгәмә корып утырып була.

Мин билетны онлайн сатып алдым. Аны чыгартырга кирәкме?
Мәҗбүри түгел. Электрон версиясен генә күрсәтсәгез дә була.

Билетларны тамаша көнендә алып буламы?
Тамаша көнендә билетлар әле калган булса, аларны Китапханәнең офлайн кассасында сатып алып була. Зинһар, +7 919 690-22-88 номерын җыеп, барлык-юклыкларын белешегез.

Соңга калам. Нишлим икән?
Вакытыгызны алдан чамалап, соңармыйча килүегезне үтенеп сорыйбыз. Зинһар, билетта күрсәтелгән вакыттан 10 минут алдан булса да килегез. Иртәрәк килсәгез, тагын да әйбәтрәк – Китапханәдә вакытыгызны үткәрергә һичшиксез эш табылыр.
Кызганыч, спектакль башлангач, керү мөмкин түгел.
Соңга калсагыз, билетларыгызны кире кайтара яисә алмаштыра алмаячаксыз.

Билетымны кире тапшыра аламмы?
Әлбәттә. Әгәр билетны онлайн алган булсагыз, кире кайтаруны эшләп була, аның өчен email’ыгызга килгән электрон билеттагы төймәгә басарга кирәк.
Кассада алынган билетларны кире кайтару өчен, зинһар, администраторыбызга шалтратыгыз +7 919 690-22-88.
Tilda Publishing
спектакль турында бәяләмәләр
Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
e-mail
исемегез
Tilda Publishing
Tilda Publishing