Игъланнар
Репертуар
Безнең турында
Мерч
Контактлар
Рус
Тат
Игъланнар
Репертуар
Безнең турында
Мерч
Контактлар
Рус
Тат
МИЛЛИ БИЮ КИЧЕ ⬤ «СОСНА ЧАБАТАСЫ» фильмы
4 ОКТЯБРЬ ⬤ 19:00 ⬤ MOÑ
МИЛЛИ БИЮ КИЧЕ
50 минут, 6+
БИЛЕТЛАР ⬤ 4 октябрь 19:00
Кичебез бар Татарстанга таныш чабата биюенә багышлана. Аның үзенчәлеге — ритмында: дүрттән ике түгел, ә дүрттән өч! Фильм карарбыз, бию перформансын татырбыз, үзебез дә чабата биергә өйрәнербез.
Бар хәрәкәт фильмнан башланачак. Иҗади төркем чабата аеруча популяр булган авылларның берсенә — Балтач районы Түбән Сасна авылына юл тотты. Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле балетмейстеры да чабатаны беренче тапкыр нәкъ менә Түбән Саснада күреп ала, сәхнәгә күтәрә, киң җәмәгатьчелеккә таныттыра.
«Сосна чабатасы» фильмының тизеры
Гореф-гадәтләр шушылай сакланып, буыннарга тараламы? Бәлкем, шулай. Без исә милли бию үсешенең өч этабын күрсәтәбез. Менә фильмда аны авылда һәм сәхнәдә бииләр. Ә менә каршыгызда, театр мәйданчыгында — тарихын яктырту омтылышы белән, аның эксперименталь гәүдәләнеше.
Электән-элек чабатаны ир-атлар гына биегән. Безнең каһарманнар барысы да — хатын-кызлар.
БИЛЕТЛАР ⬤ 4 октябрь 19:00
⬤
КОМАНДА ПРОЕКТА
⬤
Режиссер, сценарий авторы и продюсер — Рәдиф Кашапов
Куючы оператор һәм монтаж ясаучы — Илнар Фатихов
Оператор — Ильяс Гафаров
Тавыш режиссеры һәм музыкант — Тимур Милюков
Музыкант — Айдар Абдрахимов
Проект администраторы — Алена Батулла
Администратор — Венера Галимова
Хореограф һәм перформер — Алсу Мәгъсүмҗанова
MOÑ игъланнары