Чәк-чәк музеенда һәркемгә дә аңлаешлы татлы ашамлык ярдәмендә без кунакларга татарлар тормышы турында һәрьяклап мәгълүмат бирәбез. Гади ингредиентларның катлаулы булмаган кушылмасы (ягъни чәк-чәк) безгә аларны татарларның аш-су дөньясы белән таныштырып калмыйча, милли кием, бәйрәм йолалары, татарларның шәһәр төзелеше, хәтта дин турында сөйләргә ярдәм итә. Музейдагы очрашуларда чәк-чәк турында гомуми тарих кысаларында сөйләгән чакта безнең максат, теләгебез - шәхси, ихлас, чын (шул сәбәпле иң кыйммәтле) тарихлар җыю. Нәкъ менә шушы теләктән экспедициягә чыгып китү идеясе туды, ә ул исә үз чиратында чын фильмга ук үсеп җитте. Бу кино без Татарстанның төрле почмакларында эзләп тапкан дүрт тарихны бәян итәчәк. Чәк-чәк эзләргә дип чыгып киткән сәяхәттән чын татар рухын табып кайтырбыз дип, уйлап та карамадык. Бәләкәй сәяхәтебезгә сезне дә чакырабыз!
Дмитрий һәм Раушания Полосиннар, Чәк-чәк музее, Айда сувенирлар студиясе һәм Tatar Home брендына нигез салучылар
5 апреля в MOÑ состоится премьера первой серии фильма-экспедиции. А режиссеры Елена Калаганова и Йолдыз Миннуллина создадут театральную форму презентации проекта.
Оператор — Ишкинин Роман Режиссер — Гаянова Анастасия
Йолдыз Миңнуллина Елена Калаганова Никита Минһаҗев Максим Саранцев Алина Полубехина