«Шәһәрлеләр театры» лабораториясе
24 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр MOÑда.
Чараны «Живой город» фонды оештыра

16 октябрьгә кадәр катнашучылар эзлибез
«Шәһәрлеләр театры» лабораториясе
24 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр MOÑда. Чараны «Живой город» фонды оештыра.

16 октябрьгә кадәр катнашучылар эзлибез
  • Шәһәрлеләр театры нәрсә ул?
    Беркемне дә охшатып күрсәтми торган ясалма образларсыз театрны шулай атыйлар. Анда яшиләр, тормыш итәләр. Икенче төрле әйткәндә, шәһәрлеләр театрында профессионаллар шәһәр кешеләре белән берлектә рәсми мәдәният игътибар итмәгән сорауларны күтәрү, медиачынбарлыкта чагылмый торган кешеләргә фикер белдерү мөмкинлеген бирү максатыннан төрле чаралар иҗат итә.
  • Катнашырга кемнәрне чакырабыз?
    Төрле шәһәр берләшмәләренең - булсын кызыксынулары яки һөнәрләре буенча берләшкән фикердәшләр төркеме, яки уртак проблема яки максатлары тирәсендә укмашкан берләшмә вәкилләре булган актив шәһәр кешеләрен.
Нинди активлыклар булачак?
1
Шәһәрлеләр театры мастер-класслары
24–26 октябрь / MOÑ
Өч көн дәвамында профессионаллар үзара эш оештыру үзенчәлекләре, методлары һәм тәҗрибәләре белән уртаклашачак — сез исә алар тәҗрибәсендә үзегезнең берләшмә вәкилләре катнашында ничек итеп спектакль иҗат итәргә икәнен өйрәнерсез. Әлеге мастер-класслар MOÑ мәйданчыгында дүшәмбе, 24 октябрь - чәршәмбе 26 октябрь көннәрендә узачак.
2

Спектакль эскизларын иҗат итү

27 һәм 28 октябрь / MOÑ
Мастер-класслар тәмамланганнан соң, сез фикердәшләрегез төркеме белән ике көн эчендә спектакль эскизын иҗат итәчәксез. Бу барыш шулай ук MOÑ мәйданчыгында, пәнҗешәмбе, 27 һәм җомга, 28 октябрьдә үтәчәк. Килеп чыкмас, дип курыкмагыз: театр - ул сезгә Ньютон биномы түгел.
3
Эскиз репетицияләре
29 октябрь / MOÑ
Эскизларның сәхнәдәге репетицияләре шимбә, 29 октябрьдә узачак. Сезгә MOÑ мәйданчыгы хезмәтләре ярдәм итәчәк. Ышаныгыз: шәһәрлеләр театры — килеп чыкмаска мөмкин булмаган әйбер.
4

Тамашачылар алдында күрсәтү

30 октябрь / MOÑ
Якшәмбе, 30 октябрьдә иҗатыгыз нәтиҗәләре белән танышу өчен без - тамашачыларны, ә сез - дусларыгыз һәм берләшмәгез вәкилләрен чакырачакбыз. Лабораторияне без нәкъ менә шуның өчен уздырабыз да бит

5

Фикер белдерү

Тамашачылар белән бергә (бары тик видео аша, Германиядән торып) эшләрне безнең дуслар, режиссерлар Георг Жено һәм Анастасия Тарханова да карыячак — шәһәрлеләр театрын ничек оештырырга икәнен без шул исәптән алардан өйрәндек. Георг һәм Настя безнең белән бергә эшләрне карап, фикерләрен белдерәчәк.

  • Сезгә нигә кирәк бу?
    Шәһәр һәм тормышка карашларыгызны тамашачылар алдында театраль — ягъни хисси — формада белдерү өчен. Шәһәрлеләргә үзегезнең Казанда яшәү тәҗрибәгезне уртаклашыр өчен. Сезне күрсеннәр, тавышыгызна ишетсеннәр өчен.
  • Безгә болар нигә кирәк?
    Инде әйтеп киткәнебезчә, сезгә тавышыгызны шәһәрдә ишетелерлек дәрәҗәгә җиткерергә ярдәм итәр өчен. Әмма бу әле җавапның яртысы гына. Чынлыкта исә, безнең үзебезгә дә, кызыксынучан тамашачыларыбызга да шәһәр һәм анда яшәүчеләрне театр ярдәмендә танып белергә кызык.
Ничек әзерләнергә?
  • 24 октябрьдән алып 30 октябрьгә кадәр вакытыгыз буш булу кирәк.
  • 27сеннән 30ына кадәр шулай ук вакытлары булган һәм сезгә ярдәм итә ала торган фикердәшләр төркемен (3 кешедән дә ким түгел) җыярга кирәк.
  • Тамашачылар каршында чыгыш ясарга әзер булыгыз.
Тагын ниләрне белергә кирәк?
Публика MOÑ тамашачылары үтә кызыксынучан гына түгел, гаҗәеп дустанә дә.
Анкета тутырырга
16 октябрьгә кадәр катнашучылар эзлибез. 20 октябрьдә без опенколл нәтиҗәләрен йомгаклап.
MOÑ чараларында булганыгыз бармы?