премьера!

«КОЛЛЕКЦИОНЕРЫ»

19 ноябрь 19:00
20 ноябрь 19:00
казанда шәһәрлеләр театры
александр савчук
«инклюзион казан» мәктәбе

16+

19 ноябрь 19:00
20 ноябрь 19:00
«КОЛЛЕКЦИОНЕРЫ»
ПРЕМЬЕРА!
казанда шәһәрлеләр театры
александр савчук | «инклюзион казан» мәктәбе
16+

Проект реализован при финансовой поддержке Министерства культуры Российской Федерации. Грант предоставлен ООГО «Российский фонд культуры».

«Коллекционерлар» — яшәү мәгънәсе була алырлык яшәеш мизгелләреннән коллекция җыю омтылышы, катнашучыларның шәхси тарихларына корылган инклюзив спектакль. Это попытка ответить на вопрос: Авторлар «Иң четерекле һәм глобаль мәсьәләләрне исәпкә алмасак, бездә ниләр кала?» дигән сорауга җавап эзли.
Спектакльне иҗат итү барышта катнашучыларның барысы белән берлектә лаборатория форматында алып барыла.

«Инклюзион Казан» мәктәбе студентлары «Коллекционерлар» спектаклендә катнашачак. Моннан тыш без инклюзив театрны бергәләп тикшерергә теләүче барлык казанлыларны иҗат процессына кушылырга чакырдык.
На фото — студенты казанской школы «Инклюзион»
«…Инклюзив театр булдыру — югары бурыч. Бу проектта без бит иҗади мәсьәләләрдән тыш үзара бәйләнешләр, мәдәни, иҗтимагый даирәне үзгәртү мәсьәләләрен да күтәрәбез. Әйе, спектакльне әзерләп, аны тамашачыга тәкъдим итү белән без дөньяны бары бер миллиметрга гына үзгәртүебезне мин аңлыйм. Әмма моны спектакль рәвешендә калыплашкан фикер-сүзебез, дөньяны күзаллавыбыз һәм сәнгати образлар белән генә түгел, ә чынлыкта башкарабыз. Кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре үзгәрә, кемдер өчен фикерен әйтү мөмкинлеге туа. Инклюзия бу очракта кинәт кенә бер мизгелдә тормыш көйләнеп, яхшырып китәр дигән сүз түгел; инклюзия биредә талантлы кеше сәламәтлеге белән булган проблемалар аркасында, җәмгыять аңа рөхсәт итмәгәнгә генә фикерен белдерү, сәнгати текстны иҗат итү мөмкинлегеннән мәхрүм булуда. Иҗади барышта без бергәләп максатларыбызга ирешәбез, бер-беребезне баетабыз. Шәхсән минем өчен бу ниндидер тирәнтен, җитди очрашу мизгеле…»
Александр Савчук,
спектакль режиссеры
спектакль командасы
Режиссер — Александр Савчук

«Инклюзион Казан» мәктәбе студентлары «Коллекционерлар» спектаклендә катнашачак.
ММЧ
Матбугатка белешмә бирү, мәгълүмати хемәттәшлек, махсус проектлар, интервьюлар мәсьәләсендә Зояга мөрәҗәгать итегез:
Зоя Антонова, zoe.ruter.a@gmail.com, +7 903 340 58 15
мәйданчык һәм билетлар
Спектакль кайда үтә?
Яңа Милли китапханә бинасының икенче катындагы театр мәйданчыгында (бләк бокс). Адресыбыз: Пушкин ур., 86.
Икенче катка менгәч, уңга борылыгыз һәм безнең көмешсыман ишекләрне күрерсез.
“MOÑ театр мәйданчыгы” күрсәткечләре буенча юнәлеш алыгыз.

Сезгә тикле җәмәгать транспортында ничек барып җитәргә?
Безгә иң якын тукталышлар – Гоголь тукталышы (Карл Маркс урамы буенча) һәм Ирек мәйданы.
Җәмәгать транспорты тукталышыннан сезгә 10-15 минут барырга кирәк булачак.

Үз машинамда булсам, аны кая куеп калдырырга була?
Машинагызны китапханәдән бер-ике квартал ераклыгында куеп калдыра аласыз.
Иң якын паркиң – Жуковский урамында (зона #152) һәм Малая Красная урамы, 10 (зона #136).

Сездә җиһазландырылган уңайлы мохит бармы?
Әйе. Китапханә бинасы пандус һәм лифт белән җиһазландырылган. Кирәк булса дип администратор телефонын калдырабыз +7 917 245 44 87.

Буфетыгыз бармы?
Китапханә бинасында кәһвәханә эшли. Анда спектакльдән соң дуслар белән очрашып, күргәннәр турында рәхәтләнеп әңгәмә корып утырып була.

Мин билетны онлайн сатып алдым. Аны чыгартырга кирәкме?
Мәҗбүри түгел. Электрон версиясен генә күрсәтсәгез дә була.

Билетларны тамаша көнендә алып буламы?
Тамаша көнендә билетлар әле калган булса, аларны Китапханәнең офлайн кассасында сатып алып була. Зинһар, +7 917 245 44 87 номерын җыеп, барлык-юклыкларын белешегез.

Соңга калам. Нишлим икән?
Вакытыгызны алдан чамалап, соңармыйча килүегезне үтенеп сорыйбыз. Зинһар, билетта күрсәтелгән вакыттан 10 минут алдан булса да килегез. Иртәрәк килсәгез, тагын да әйбәтрәк – Китапханәдә вакытыгызны үткәрергә һичшиксез эш табылыр.
Кызганыч, спектакль башлангач, керү мөмкин түгел.
Соңга калсагыз, билетларыгызны кире кайтара яисә алмаштыра алмаячаксыз.

Билетымны кире тапшыра аламмы?
Әлбәттә. Әгәр билетны онлайн алган булсагыз, кире кайтаруны эшләп була, аның өчен email’ыгызга килгән электрон билеттагы төймәгә басарга кирәк.
Кассада алынган билетларны кире кайтару өчен, зинһар, администраторыбызга шалтратыгыз +7 917 245 44 87.

Проект реализован при финансовой поддержке Министерства культуры Российской Федерации. Грант предоставлен ООГО «Российский фонд культуры».

Tilda Publishing
первым узнавать о новостях
Афиша на месяц. Приоритетная регистрация.
Скидки на раннее бронирование.
Tilda Publishing
Tilda Publishing