«дәрдемәнд»

спектакль-импровизация
туфан имаметдинов/ марсель нуриев

18+

50 минут

«дәрдемәнд»
туфан имаметдинов |
марсель нуриев| 50 минут | 18+
Error get alias
Шагыйрь Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) татар мәдәниятендә аерым урын алып тора. Аны рифма да, шигырьнең гүзәллеге дә, әсәрнең моңлы-көйле булуы да кызыксындырмаган, ә әсәрдәге фикернең тулылыгы, күпкатлылык һәм статика.
Ул татар шигъриятен яңартырга гына түгел, татар мәдәниятының, халкының яңа стратегиясен булдырырга теләгән. Аңа алга китеш кирәк булган. Күпмедер дәрәҗәдә ул аңа ирешкән дә, тик киләсе буын аны күтәреп җибәрмәгән.

Музыкаль кораллардан спектакльдә классик трио импровизация ясый: скрипка, альт, контрабас. Дәрдемәнднең шигьрияте гүзәллеге, тирәнлеге сирәк очрый торган киң диапазонлы тавышка (контртенор) ия җырчы Рөстәм Яваев җырлавы аша биреләчәк.

Биюче Нурбәк Батулла Дәрдемәнд шигъриятенең төзелеше мохитенә кереп, аңа тәңгәл килердәй хәрәктәтләр иҗат итәр. Музыка мохитендәге иҗади эзләнүләр композитор Эльмир Низамов, ә бию хәрәкәтләре хореограф Марсель Нуриевнең иҗат җимеше булыр.
Бу тамашабыз белән без шагыйрьнең иҗатын тулысы белән кайтарырга гына түгел, аның татар сәнгатенә яңача карашын дәвам итәргә, озын гомерле итәргә телибез
Туфан Имаметдинов
режиссер
Фото — Рамис Назмиев
Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
Tilda Publishing
Tilda Publishing