ДЕЦЕНТРАЛИЗАЦИЯ

спектакль-уен
наташа боренко
венера галимова
анастасия радвогина
дина сафина

20 октябрь
19:00
1 сәгать 50 минут
12+, рус
20 октябрь
19:00
децентрализация
наташа боренко, венера галимова, анастасия радвогина, динә сафина

1 сәгать 50 минут, 12+, рус

Проектка ярдәм хәйрия эшчәнлеге кысаларында Михаил Прохоров Фонды тарафыннан күрсәтелде


→ «Шәһәрчеләр театры» проекты кысаларында

тема
«Мин Казанда яшим», — дип әйткәндә без шәһәрнең нинди картасын күзаллыйбыз? Игътибарыбызны кайсы районнарга бирәбез, хәрәкәтләнүләребез белән кайсы киңлекләрне тутырабыз да, траекторияләребезне тезәбез? Картадагы кайсы урыннар безгә тәэсир иткән һәм шәхесебезнең бер өлешенә әверелгән? Кайсы урыннарга без үзебез йогынты ясаганбыз? Шәһәрдә нинди үзгәрешләр булуын көтәбез? Әгәр паркиң урыннары барлык кешегә дә җитәрлек булса, ә һәр чүп савыты өстендә япма барлыкка килсә, бәхетлерәк булырбызмы? Нинди үзгәрешләр бездән башлана? Әгәр барыбызның да шәһәрнең кайсы өлешендә дә яшәргә урнашырга мөмкинлегебез булса, бу шәһәр ничек үзгәрер иде? Шушы сорауларга җавап эзли-эзли без шундый спектакль иҗат иттек, без аны башка бер җиргә дә барып куя алмаячакбыз, чөнки ул Казан турында һәм Казан өчен булдырылган.
спектакль-уен
Безнең өчен тамашачылар сәхнәдә барган нәрсәнең авторлары була алган спектакль булдыру мөһим иде. Нәтиҗәдә, өстәл уенына охшаш нәрсә килеп чыкты, тик өстәл урынына бенең карамакта тулы бер сәхнә. Без, Казанга карап, аның тагын нинди була алуы турында уйланабыз. Бөтен нәрсә дә мөмкин булса, ул нинди булыр иде икән?
уен кагыйдәләре
Катнашырга була
Күзәтергә була
Чиксез рәвештә хыялланырга була
Үткен сорауларны күтәрергә була
Күп итеп уйларга була
Җиңел акыллы булырга мөмкин
Үзеңә генә килергә була
Күршеләреңне чакырырга була
Спектакльне булдыручылар: Наташа Боренко, Венера Галимова, Анастасия Радвогина, Динә Сафина.
Сәхнәләштергәндә ярдәм итүче – Павел Сидоров.
Tilda Publishing
спектакль турында бәяләмәләр
Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
Tilda Publishing
Tilda Publishing