ӘКИЯТ КИЧЕ
23 ОКТЯБРЬ, 19:00

яңа рәвештә әкият сөйлибез
50 мин, 6+
Tilda Publishing
ӘКИЯТ КИЧЕ
23 ОКТЯБРЬ, 19:00
яңа рәвештә әкият сөйлибез
50 мин, 6+
кич утыру – ул «MOÑ» исемле театр мәйданчыгында күрсәтеләчәк теге яки бу мәүзугъка вә аерым шәхесләргә багышланган тамаша әкиятләре.
Без бу тамашабыз (кич утырулар)ны даими дәвам итеп, чынбарлыкны аңларга тырышабыз һәм үз шәхесебезне чынбарлыкка куеп, шул мохитка яраклашуыбызны күз уңында тотабыз.

Биюче һәм преформер Нурбәк Батулла Ана телебездә әкият сөйләячәк. Ислам Вәлиев ул әкиятнең музыка өлешен башкарачак, ә Сугдэр Лудуп үз тавышы белән катнашачак.

«Сәяхәт»
Әкият — ул рухи дөньяга сәяхәт. Әкият аша без куркуыбызны җиңәчәкбез
Үлем алдындагы куркуыбызны җиңәчәкбез. Әкият — ул каты диск шәкелле борынгы бабаларыбыз турында мәгълүмат сандыгы.

Әкият — ул борынгылар белән элемтәгә керү, дигән сүз.
“Сәяхәт” дип аталган тәҗрибә тамашабыз безгә үз театрыбызны һәм бию ысулыбызны табарга ярдәм итәр, дип өметләнәбез.

Перформер әкият сөйли, аның сөйләве тамашачы күз алдында аудиоформатка языла барачак. Шул текст эченнән музыка килеп чыга.
Электрон яңгыраш аркасында без сәяхәт иткән кебек булабыз һәм үзебезне нәсел тамырыбызга барып ирешкән кебек тоячакбыз.

”Сәяхәт” — ул сүз, музыка һәм тәннең хәрәкткә килүе.

перформер һәм тамашаның авторы: Нурбәк Батулла
музыкантлар: Ислам Вәлиев һәм Сугдэр Лудуп

Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
Tilda Publishing