МӘҖНҮН: РӘДИФ ГАТАШНЫҢ ШИГЫРЬ КИЧЕ

31 март 19:00 / MOÑ

31 март көнне MOÑга шагыйрь Рәдиф Гаташ киченә килегез. Шигырьләрен автор үзе укый. Кичнең махсус кунаклары — Зәйнәп Фәрхетдинова, Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов — Рәдиф Гаташ сүзләренә язылган җырларны башкаралар. 19:00 сәгатьтә башлыйбыз.

МӘҖНҮН: РӘДИФ ГАТАШНЫҢ ШИГЫРЬ КИЧЕ

31 март 19:00 / MOÑ

31 март көнне MOÑга шагыйрь Рәдиф Гаташ киченә килегез. Шигырьләрен автор үзе укый. Кичнең махсус кунаклары — Зәйнәп Фәрхетдинова, Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов — Рәдиф Гаташ сүзләренә язылган җырларны башкаралар. 19:00 сәгатьтә башлыйбыз.
МӘҖНҮН:
РӘДИФ ГАТАШНЫҢ ШИГЫРЬ КИЧЕ

31 март 19:00 / MOÑ
31 март көнне MOÑга шагыйрь Рәдиф Гаташ киченә килегез. Шигырьләрен автор үзе укый. Кичнең махсус кунаклары — Зәйнәп Фәрхетдинова, Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов — Рәдиф Гаташ сүзләренә язылган җырларны башкаралар.
19:00 сәгатьтә башлыйбыз.

Рәдиф Гаташ — әдәбиятыбызның мәҗнүне: давыллы хисләр, мәңгелек мәхәббәт җырчысы.

Мартның соңгы көннәрендә Рәдиф абыйга 82 яшь тула, ә шигърияте һаман да яшь, дәртле, хөр рухлы.

Рәдиф Гаташ — әдәбиятка 60нчы елларның икенче яртысында килеп, башлангыч чорларында ак һәм ирекле шигырьгә өстенлек биргән шагыйрьләр буыныннан. Татар шигъриятенә яңа ритмнар керткән, шигырьне мәйданнарга чыгарган, сәхнәгә күтәргән буын да — алар.

Рәдиф Гаташ — әдәбиятыбызның мәҗнүне: давыллы хисләр, мәңгелек мәхәббәт җырчысы. Аның шигырьләрендә тормышны ярату, эчкерсез, кайнар дәрт ташып тора.

«Мине туктаусыз эзләнүче, дөньяга гашыйк яшь кеше образы мавыктыра. «Лирик сөйләшүләр»ем шул образга бәйләнешле буяулар инде».

Рәдиф Гаташ

Шагыйрь иҗаты белән яңа танышучылар өчен шигырьләрдән өзекләр урнаштырабыз (галереяны карагыз).
Сөйлә!
Бик күптәннән тавышың ишетмәдем.
Шундый тансык миңа!
Колак салыйм шатлыкларың чишмәсенә,
нинди көчләр шулай күчкән сиңа?
Мин бәхетле, тыңлыйм озак... Сөйлә!..
…Ирләр булыйк – ир булгач та,
Картайгач та.
Ирләр булыйк!
Һич югында
Күк гөмбәзен
Иңебездә
Бары бер көн тотып торыйк!
Ирләр булыйк!
Мин дөресен сөйлим:
Җирдә күп кешеләрнең
Ялгышларын күрәм.
Үземнекен белмим.
Ялгышымны күрсәтүчеләргә
Озын гомер телим…
…Җил искәндә, нәрсә сөйли,
яшь топольләр нәрсә көйли,
бәхет кайда күбрәк үсә,
кайгының ник көне бетә —
                        барысын беләм.
Мин тормышны бөек иткән көчне
                        Мәхәббәттә —
илгә, җиргә Мәхәббәттә күрәм.
Һәм, яшермим: күбрәк сөям.
Мине:
— Хисләреннән шашкан дисез,
                                       әйеме?!
Берсүзем юк.
Мәхәббәтнең
         Мәҗнүн премиясе
                       лауреаты исемен
бу ел миңа бирегез, яме?!