21 февраль 18:00

«ярату 2.0»

перформанс

айсылу гариф

18+

40 минут

21 февраль 18:00
«ярату 2.0»
перформанс | айсылу гариф | 40 минут | 18+
Үтә гади һәм ифрат катлаулы. Алга этәрүче дә, киртә куючы да ул. Ул күптөрле формаларга һәм төсмерләргә ия. Гүзәллеккә илһамландырырга да, коточкыч адымга этәрергә дә сәләтле. Яралый да, дәвалый да. Ул бездә үзенең эзен калдыра һәм бездән эз калдыра. Ул — авыр йөк. Ул — өрфия канатлар. Ярату.
Айсылу Гариф,
рәссам
«Ярату 2.0» перфомансы 21 февраль 18:00дә башланачак. Рәссам авырлыгы 47 кг тәшкил иткән тимер кубны күтәргән килеш (кубның авырлыгы рәссам авырлыгына тигез) Мәдәният Министрлыгы бинасыннан алып (Пушкин урамы, 66/33 йорт) Милли китапханә бинасына кадәр (Пушкин урамы, 86 йорт) юлны узачак. Вакыйгага теләгән һәркем кушыла ала.

Маршрут картада ясалган ▼
Айсылу Гариф 2020 елның ноябрендә «Әлиф» төркеменең иҗади күзәнәге булып китте.
Ул 1992 елда Казан шәһәрендә туган. Ул 90нчы татар-рус гимназиясен 2012 елда тәмамлаган.
Н.И.Фешин исемендәге рәссамнар училищесен тәмамлаган. 2014 елда Мәскәүгә китә, 2017−2019 елларда Британ Югары Мәктәбен (дизайн бүлеген) тәмамлый. 2017 елдан алып заманча сәнгать өлкәсендә иҗат итә. Ул үзен төрле өлкәләрдә сынап карый. Ләкин иҗат аланында нык басып торыр өчен, ул видео яки сәхнә тамашасын еш куллана.
Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
Tilda Publishing
Tilda Publishing