пластик перформанс

Ильнур и Лея
45 минут / 16+
Ильнур и Лея
пластик перформанс
45 минут / 16+
Спектакль-медитацияләү, спектакль-барыш. Эчке энергия туу барышы, актерларның гәүдәләре, аларның якын килүе һәм ераклашуы аша образлар туу барышы.

Тормыш сукмагы буенча бергәләп атларгамы, әллә аерым яшәргәме? Үз юлыңны эзләп, күңел байлыгыңны төшенергә тырышыргамы, әллә тормыш юлдашың белән бер бөтен булырга омтылыргамы? Күңелем белән мин кем дә, тышкы халәтем буенча кем? Спектакль тукымасында мондый сораулар кабаттан-кабат туып торачак — тормышта туа алган кебек.

Һәр кеше үз тормыш юлын үзе уза, аны үзенчә яктырта. Синең юлың, йөрәгеңдәге утың нинди?

СПЕКТАКЛЬ ТӨРКЕМЕ:

Режиссер-хореограф — Евгений Скрипачка, спектакль төркеме белән берлектә

Актерлар: Лея Сюбаева һәм Илнур Газизуллин
Ут буенча рәссам — Юрий Блинов