«индивиды и атомарные предложения»

математик формулалар буенча спектакль
всеволод лисовский /
бертран рассел

18+

50 минут


«индивиды и атомарные предложения»
спектакль-эксперимент | всеволод лисовский | бертран рассел |
50 минут| 16+

→ «угол» иҗат лабораториясе

Карар алдыннан һәр тамашачыга махсус җиһазлар бирелә: кызыл күзлек, тапшыргыч һәм колакчыннар. Алар спектакльне ике үлчәнешнең берсендә – кеше яисә математика үлчәнешендә – карарга мөмкинлек бирә. Кайсысында кызыклырак буласын бары тик сез хәл итәсез.
Битбокска укылган математик трактатны тыңларга һәм кешеләрнең аралашуын аңлатучы формулаларны өйрәнергә мөмкин. Яисә математикага игътибар бирмичә сәхнәдә импровизация ясаучы биш башкаручының хикәяләренә күчәргә була. Яисә инде минут саен берсеннән икенчесенә сикерә дә аласыз. Әлеге спектакльгә күрсәтмәләр бар, ләкин аны дөрес яки ялгыш итеп карау юлы юк.
спектакль командасы

Комиссар — Всеволод Лисовский.

Рәссам — Ксения Шачнева.

Текст — Андрей Киселев.

Перформерлар:
Елена Калаганова, Анастасия Радвогина, Галина Юрченко, Андрей Пашонин, Ильдар Габдуллин, Камиль Гимастдинов, Изольда Осокина, Медина Миннахметова.
ММЧ
← «Театр» журналы | Сигма →

Массакүләм мәгълүмат чараларында комментлар, мәгълүмати партнерлык, махсус проектлар, интервьюлар сораулары буенча:

Зоя Антонова, zoe.ruter.a@gmail.com, +7 903 340 58 15
мәйданчык һәм билетлар
Спектакль кайда үтә?
Яңа Милли китапханә бинасының икенче катындагы театр мәйданчыгында (бләк бокс). Адресыбыз: Пушкин ур., 86.
Икенче катка менгәч, уңга борылыгыз һәм безнең көмешсыман ишекләрне күрерсез.
“MOÑ театр мәйданчыгы” күрсәткечләре буенча юнәлеш алыгыз.

Сезгә тикле җәмәгать транспортында ничек барып җитәргә?
Безгә иң якын тукталышлар – Гоголь тукталышы (Карл Маркс урамы буенча) һәм Ирек мәйданы.
Җәмәгать транспорты тукталышыннан сезгә 10-15 минут барырга кирәк булачак.

Үз машинамда булсам, аны кая куеп калдырырга була?
Машинагызны китапханәдән бер-ике квартал ераклыгында куеп калдыра аласыз.
Иң якын паркиң – Жуковский урамында (зона #152) һәм Малая Красная урамы, 10 (зона #136).

Сездә җиһазландырылган уңайлы мохит бармы?
Әйе. Китапханә бинасы пандус һәм лифт белән җиһазландырылган. Кирәк булса дип администратор телефонын калдырабыз +7 917 245 44 87.

Буфетыгыз бармы?
Китапханә бинасында кәһвәханә эшли. Анда спектакльдән соң дуслар белән очрашып, күргәннәр турында рәхәтләнеп әңгәмә корып утырып була.

Мин билетны онлайн сатып алдым. Аны чыгартырга кирәкме?
Мәҗбүри түгел. Электрон версиясен генә күрсәтсәгез дә була.

Билетларны тамаша көнендә алып буламы?
Тамаша көнендә билетлар әле калган булса, аларны Китапханәнең офлайн кассасында сатып алып була. Зинһар, +7 917 245 44 87 номерын җыеп, барлык-юклыкларын белешегез.

Соңга калам. Нишлим икән?
Вакытыгызны алдан чамалап, соңармыйча килүегезне үтенеп сорыйбыз. Зинһар, билетта күрсәтелгән вакыттан 10 минут алдан булса да килегез. Иртәрәк килсәгез, тагын да әйбәтрәк – Китапханәдә вакытыгызны үткәрергә һичшиксез эш табылыр.
Кызганыч, спектакль башлангач, керү мөмкин түгел.
Соңга калсагыз, билетларыгызны кире кайтара яисә алмаштыра алмаячаксыз.

Билетымны кире тапшыра аламмы?
Әлбәттә. Әгәр билетны онлайн алган булсагыз, кире кайтаруны эшләп була, аның өчен email’ыгызга килгән электрон билеттагы төймәгә басарга кирәк.
Кассада алынган билетларны кире кайтару өчен, зинһар, администраторыбызга шалтратыгыз +7 917 245 44 87.
Tilda Publishing
спектакль турында бәяләмәләр
Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
e-mail
исемегез
Tilda Publishing
Tilda Publishing