25 февраль 19:00

«иранская конференция»

рыжаков вырыпаевны укый

иван вырыпаев |

виктор рыжаков

18+

«иранская
конференция»
рыжаков вырыпаевны укый|
иван вырыпаев | виктор рыжаков| 18+
25 февраль
19:00

→ Гастрольләр! Центр имени Мейерхольда (ЦИМ) проекты

Режиссер Виктор Рыжаков башкаруындагы Иван Вырыпаевның пьесасын театральләштергән уку.

Күренекле зыялылар һәм җәмәгать эшлеклеләре бер проблема турында фикер алышыр өчен Копенһагендагы конференциядә җыела. Ул проблеманы алар шартлы гына «иран» проблемасы дип атыйлар: диндарлык һәм гадәткә кергән тормыш тәртибе белән көнбатыш, дөньяви, либераль идеология каршылыгы проблемасы.
Пьеса авторы Иван Вырыпаев, Рәсәйнең иң популяр драматургыдыр, мөгаен — фәлсәфи парадокслар остасы һәм уникаль — җиңел, поэтик, үткен сүзле — драматургия телен иҗат итүче.

«Иранская конференция» — сугыш һәм тынычлык сәяси темасына уйлану, милли низаглар чиккә җиткәнче, фикер алышып, авыр хәлдән чыгу юлын табарга омтылу.

Текстны режиссер Виктор Рыжаков укый — Вырыпаевның пьесаларына нигезләнгән күп кенә танылган спектакльләр («Кислород», «Бытие № 2», «Июль», «Пьяные», «Dreamworks», «Солнечная линия») иҗат иткән кеше, аның фикердәше.
спектакль командасы
Режиссер һәм башкаручы — Виктор Рыжаков
Драматург — Иван Вырыпаев
ММЧ
Матбугатка белешмә бирү, мәгълүмати хемәттәшлек, махсус проектлар, интервьюлар мәсьәләсендә Зояга мөрәҗәгать итегез:
Зоя Антонова, zoe.ruter.a@gmail.com, +7 903 340 58 15
мәйданчык һәм билетлар
Спектакль кайда үтә?
Яңа Милли китапханә бинасының икенче катындагы театр мәйданчыгында (бләк бокс). Адресыбыз: Пушкин ур., 86.
Икенче катка менгәч, уңга борылыгыз һәм безнең көмешсыман ишекләрне күрерсез.
“MOÑ театр мәйданчыгы” күрсәткечләре буенча юнәлеш алыгыз.

Сезгә тикле җәмәгать транспортында ничек барып җитәргә?
Безгә иң якын тукталышлар – Гоголь тукталышы (Карл Маркс урамы буенча) һәм Ирек мәйданы.
Җәмәгать транспорты тукталышыннан сезгә 10-15 минут барырга кирәк булачак.

Үз машинамда булсам, аны кая куеп калдырырга була?
Машинагызны китапханәдән бер-ике квартал ераклыгында куеп калдыра аласыз.
Иң якын паркиң – Жуковский урамында (зона #152) һәм Малая Красная урамы, 10 (зона #136).

Сездә җиһазландырылган уңайлы мохит бармы?
Әйе. Китапханә бинасы пандус һәм лифт белән җиһазландырылган. Кирәк булса дип администратор телефонын калдырабыз +7 917 245 44 87.

Буфетыгыз бармы?
Китапханә бинасында кәһвәханә эшли. Анда спектакльдән соң дуслар белән очрашып, күргәннәр турында рәхәтләнеп әңгәмә корып утырып була.

Мин билетны онлайн сатып алдым. Аны чыгартырга кирәкме?
Мәҗбүри түгел. Электрон версиясен генә күрсәтсәгез дә була.

Билетларны тамаша көнендә алып буламы?
Тамаша көнендә билетлар әле калган булса, аларны Китапханәнең офлайн кассасында сатып алып була. Зинһар, +7 917 245 44 87 номерын җыеп, барлык-юклыкларын белешегез.

Соңга калам. Нишлим икән?
Вакытыгызны алдан чамалап, соңармыйча килүегезне үтенеп сорыйбыз. Зинһар, билетта күрсәтелгән вакыттан 10 минут алдан булса да килегез. Иртәрәк килсәгез, тагын да әйбәтрәк – Китапханәдә вакытыгызны үткәрергә һичшиксез эш табылыр.
Кызганыч, спектакль башлангач, керү мөмкин түгел.
Соңга калсагыз, билетларыгызны кире кайтара яисә алмаштыра алмаячаксыз.

Билетымны кире тапшыра аламмы?
Әлбәттә. Әгәр билетны онлайн алган булсагыз, кире кайтаруны эшләп була, аның өчен email’ыгызга килгән электрон билеттагы төймәгә басарга кирәк.
Кассада алынган билетларны кире кайтару өчен, зинһар, администраторыбызга шалтратыгыз +7 917 245 44 87.
Tilda Publishing
первым узнавать о новостях
Афиша на месяц. Приоритетная регистрация.
Скидки на раннее бронирование.
Tilda Publishing
Tilda Publishing