«Авазлар» проекты

Әби-бабаларыгызның авазларын заманча татар һәм урыс телләренә тәрҗемә итәбез.
«авазлар» ридингы нәрсә ул?

Авазлар — өч ридингтан торган серия: күптән үткән еларда яшәгән гади кешеләр тарафыннан язылган текстларны уйчан уку. Без бу текстларны тәфсилләп укып кына калмыйбыз, телләрен һәм текстлар барлыкка килгән мәдәни-тарихи вәзгыятьне дә тикшерәбез. Төрле тойгылар кичергән, көрәшкән, газапларга дучар булган, фәлсәфи фикерләр белән яшәгән кешеләр дөньясына чуму да бу.


Әлеге проектта без шушы текстларны иҗат иткән хатын-кыз һәм ир-атларның сүзен тыңларга, тавышларын ишетергә телибез. Аларны ишетү — буыннарны аерып торучы вакыт һәм пространтво өзеклеген кичү генә түгел, үткәннәребез турында үзебез уйлап чыгарган мифларга төшенү, аларны аңлау ысулы, ә бәлки үзбилгеләнешеңне формалаштыруның яңа ысулларын табудыр да.

Барлык ридинглар Татарстан Республикасының Милли китапханәсе һәм MOÑ театр мәйданчыгында узадырыла.
Циклның беренче ридингы 2020 елның 21 ноябрендә үткәрелде. Икенчесе — 2021 елның 13 мартында.
Уку өчен текстларны проект төркеме опен-колл ярдәмендә җыя (мәгълүматларны безгә нәкъ менә хәзер үк почтага җибәрергә дә мөмкин). Текстларны уку, алар хакында фикер алышуда теләгән һәркем катнаша ала. Тамашачылар өчен теркәлү ридинг башланырга ике атна кала ачыла.
Аралашу татар һәм рус телләрендә бара (һәм ике телдән тәрҗемә башкарыла). Телне сайлау — чыгыш ясаучы карамагында.
Ридингка килүчеләргә вакыйга өчен махсус иҗат ителгән «Авазлар» дәфтәре бүләк ителәчәк.

«авазлар» дәфтәрләре

Проектның һәрбер тамашачысы уникаль «Авазлар» дәфтәрен бүләккә алачак. Анда без махсус шушы вакыйга өчен заманча татар һәм рус телләренә тәрҗемә ителгән текстлар һәм архив фотоларын туплыйбыз.

Безнең өчен «Авазлар» дәфтәрләре — проектның мөһим бер өлеше. Һәрбер ридинг өчен без яңа текслар табабыз һәм яңа китап әзерлибез.
Дәфтәрне сез вакыйганың истәлеге итеп үзегез белән алып китә аласыз. Бәлкем, дәфтәр шәхси «Авазлар» коллекциягезнең башлангыч ноктасы да булыр.
Дәфтәр концепциясе, текстлар — Нурия Фатыйхова.
Дизайн, биткә салу — Клим Гречка. Графика, рәсемнәр — Диана Хәлимова.
Татарчага тәрҗемә — Айдар Гайнетдинов, Айзат Минһаҗев.
Татарча текстның мөхәррире — Айдар Гайнетдинов. Русча текстның мөхәррире — Надежда Верещагина.

проект командасы

  • Нурия Фәтыйхова
    куратор
  • Айдар Гайнетдинов
    фәнни консультант һәм татар текстлары мөхәррире
  • Энҗе Дусаева

    фәнни консультант, тарих һәм мәдәният өлкәләрендә белгеч

  • Айрат Фәйзрахманов
    белгеч һәм фикер алышуның алып баручысы
  • Туфан Имаметдинов
    режиссёр

  • Йолдыз Миңнуллина
    шигъри текстны укуда ярдәм итүче
  • Айзат Минһаҗи
    белгеч
  • Елена Ковальская 
    продюсер, консультант



Әлеге проектны олы бер команда булдырды. Бар кешене монда атап чыгарга телибез:
Инна Яркова, Зоя Антонова, Алена Батулла, Анжела Фәтхуллина, Динара Фәйрушина, Виктор Демин, Диана Хәлимова
проектның яңалыкларын күзәтеп барыр өчен

язылыгыз

Tilda Publishing