«мне показалось»

роза хайрулина казанга кайта

вася березин |

михаил дегтярев

18+

35 минут


«мне показалось»
спектакль-эксперимент | вася березин| михаил дегтярев | 35 минут | 18+

→ «угол» иҗат лабораториясе

«Миңа тоелды гына» — тоела гына торган элементлар турында хикәя: дөнья һәм чынбарлык юк. Тормыш — ул әкият, анда барысы да йөгереп уза, ә без күбесен күрергә дә өлгермибез. Тик монысы да безгә тоела гына.

Өлешчә автобиографик (актриса һәм режиссерның хәтирәләренә нигезләнгән) Михаил Дягтеревның тексты белән тыгыз үрелгән спектакль. Ахыр чиктә бу спектакль хәрәкәткә, чынлап торып яшәргә кирәклеккә күрсәтмәгә әйләнә.
спектакль командасы
Режиссер — Вася Березин
Текст авторлары: Вася Березин һәм Михаил Дягтерев
Композитор — Дмитрий Мазуров
Актриса — Роза Хайруллина
ММЧ
← События | «Бизнес Online» интернет-газеты →

Массакүләм мәгълүмат чараларында комментлар, мәгълүмати партнерлык, махсус проектлар, интервьюлар сораулары буенча:
Зоя Антонова, zoe.ruter.a@gmail.com, +7 903 340 58 15
мәйданчык һәм билетлар
Спектакль кайда үтә?
Яңа Милли китапханә бинасының икенче катындагы театр мәйданчыгында (бләк бокс). Адресыбыз: Пушкин ур., 86.
Икенче катка менгәч, уңга борылыгыз һәм безнең көмешсыман ишекләрне күрерсез.
“MOÑ театр мәйданчыгы” күрсәткечләре буенча юнәлеш алыгыз.

Сезгә тикле җәмәгать транспортында ничек барып җитәргә?
Безгә иң якын тукталышлар – Гоголь тукталышы (Карл Маркс урамы буенча) һәм Ирек мәйданы.
Җәмәгать транспорты тукталышыннан сезгә 10-15 минут барырга кирәк булачак.

Үз машинамда булсам, аны кая куеп калдырырга була?
Машинагызны китапханәдән бер-ике квартал ераклыгында куеп калдыра аласыз.
Иң якын паркиң – Жуковский урамында (зона #152) һәм Малая Красная урамы, 10 (зона #136).

Сездә җиһазландырылган уңайлы мохит бармы?
Әйе. Китапханә бинасы пандус һәм лифт белән җиһазландырылган. Кирәк булса дип администратор телефонын калдырабыз +7 917 245 44 87.

Буфетыгыз бармы?
Китапханә бинасында кәһвәханә эшли. Анда спектакльдән соң дуслар белән очрашып, күргәннәр турында рәхәтләнеп әңгәмә корып утырып була.

Мин билетны онлайн сатып алдым. Аны чыгартырга кирәкме?
Мәҗбүри түгел. Электрон версиясен генә күрсәтсәгез дә була.

Билетларны тамаша көнендә алып буламы?
Тамаша көнендә билетлар әле калган булса, аларны Китапханәнең офлайн кассасында сатып алып була. Зинһар, +7 917 245 44 87 номерын җыеп, барлык-юклыкларын белешегез.

Соңга калам. Нишлим икән?
Вакытыгызны алдан чамалап, соңармыйча килүегезне үтенеп сорыйбыз. Зинһар, билетта күрсәтелгән вакыттан 10 минут алдан булса да килегез. Иртәрәк килсәгез, тагын да әйбәтрәк – Китапханәдә вакытыгызны үткәрергә һичшиксез эш табылыр.
Кызганыч, спектакль башлангач, керү мөмкин түгел.
Соңга калсагыз, билетларыгызны кире кайтара яисә алмаштыра алмаячаксыз.

Билетымны кире тапшыра аламмы?
Әлбәттә. Әгәр билетны онлайн алган булсагыз, кире кайтаруны эшләп була, аның өчен email’ыгызга килгән электрон билеттагы төймәгә басарга кирәк.
Кассада алынган билетларны кире кайтару өчен, зинһар, администраторыбызга шалтратыгыз +7 917 245 44 87.
Tilda Publishing
спектакль турында бәяләмәләр
Tilda Publishing
хатлар таратуыбызга язылыгыз
e-mail
исемегез
Tilda Publishing
Tilda Publishing