JADID FEST x MOÑ
Гаиләләр өчен театраль лаборатория
Әти-әниләрне һәм балаларын мини-спектакль лабораториясенә чакырабыз
6 НОЯБРЬ 14:00–16:00, MOÑ

Катнашу өчен татарча сөйләшүче гаиләләр чакырыла
Бала яше 7+, әти-әни яше чикләнми
JADID FEST x MOÑ
Гаиләләр өчен театраль лаборатория
Әти-әниләрне һәм балаларын мини-спектакль лабораториясенә чакырабыз
6 НОЯБРЬ 14:00–16:00, MOÑ

Катнашу өчен татарча сөйләшүче гаиләләр чакырыла

Бала яше 7+, әти-әни яше чикләнми

JADIDFEST кысаларында, әти-әниләр балалары белән бергә ике сәгать эчендә кечкенә спектакль әзерләячәк. Балаларның фантазиясе һәм безнең кураторлар ярдәмендә сюжет туачак. Әлеге сюжетны рольләргә бүлгәннән соң, репетиция башланачак. Балалар әзерләнгәндә, әти-әниләре тамашаның афишасын ясарга тиеш булалар. Спектакльнең реквизитларын да балалар үзләре уйлап табачак. Соңыннан уртак иҗатның нәтиҗәсе – спектакль карарга җыелабыз.
мәйданчык һәм билетлар
Спектакль кайда үтә?
Яңа Милли китапханә бинасының икенче катындагы театр мәйданчыгында (бләк бокс). Адресыбыз: Пушкин ур., 86.
Икенче катка менгәч, уңга борылыгыз һәм безнең көмешсыман ишекләрне күрерсез.
“MOÑ театр мәйданчыгы” күрсәткечләре буенча юнәлеш алыгыз.

Сезгә тикле җәмәгать транспортында ничек барып җитәргә?
Безгә иң якын тукталышлар – Гоголь тукталышы (Карл Маркс урамы буенча) һәм Ирек мәйданы.
Җәмәгать транспорты тукталышыннан сезгә 10-15 минут барырга кирәк булачак.

Үз машинамда булсам, аны кая куеп калдырырга була?
Машинагызны китапханәдән бер-ике квартал ераклыгында куеп калдыра аласыз.
Иң якын паркиң – Жуковский урамында (зона #152) һәм Малая Красная урамы, 10 (зона #136).

Сездә җиһазландырылган уңайлы мохит бармы?
Әйе. Китапханә бинасы пандус һәм лифт белән җиһазландырылган. Кирәк булса дип администратор телефонын калдырабыз +7 919 690-22-88.

Буфетыгыз бармы?
Китапханә бинасында кәһвәханә эшли. Анда спектакльдән соң дуслар белән очрашып, күргәннәр турында рәхәтләнеп әңгәмә корып утырып була.

Мин билетны онлайн сатып алдым. Аны чыгартырга кирәкме?
Мәҗбүри түгел. Электрон версиясен генә күрсәтсәгез дә була.

Билетларны тамаша көнендә алып буламы?
Тамаша көнендә билетлар әле калган булса, аларны Китапханәнең офлайн кассасында сатып алып була. Зинһар, +7 919 690-22-88 номерын җыеп, барлык-юклыкларын белешегез.

Соңга калам. Нишлим икән?
Вакытыгызны алдан чамалап, соңармыйча килүегезне үтенеп сорыйбыз. Зинһар, билетта күрсәтелгән вакыттан 10 минут алдан булса да килегез. Иртәрәк килсәгез, тагын да әйбәтрәк – Китапханәдә вакытыгызны үткәрергә һичшиксез эш табылыр.
Кызганыч, спектакль башлангач, керү мөмкин түгел.
Соңга калсагыз, билетларыгызны кире кайтара яисә алмаштыра алмаячаксыз.

Билетымны кире тапшыра аламмы?
Әлбәттә. Әгәр билетны онлайн алган булсагыз, кире кайтаруны эшләп була, аның өчен email’ыгызга килгән электрон билеттагы төймәгә басарга кирәк.
Кассада алынган билетларны кире кайтару өчен, зинһар, администраторыбызга шалтратыгыз +7 919 690-22-88.